Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия баш прокуроры Юрий Чайка вазифасыннан азат ителде


Юрий Чайка
Юрий Чайка

Русия президенты Владимир Путин баш прокурор вазифасына намзәт итеп Тикшерү комитеты башлыгы урынбасары Игорь Красновны тәкъдим итте. Юрий Чайка яңа эшкә күчә диелә.

Русия президенты Владимир Путин баш прокурор вазифасына Тикшерү комитеты башлыгы урынбасары Игорь Краснов намзәтен тәкъдим итте. Прокуратураның хәзерге җитәкчесе Юрий Чайка "башка эшкә күчү сәбәпле" урыныннан китә, дип хәбәр итә Русия президенты матбугат хезмәте.

Чайка Русия баш прокуроры булып 2006 елның июненнән эшләде. Аңа кадәр ул Русия юстиция министры, Русия баш прокуроры урынбасары булды.

Чайка алга таба ни белән шөгыльләнәсе хәбәр ителми. Федерация җыены президентның тәкъдимен 22 гыйнварда караячак.

Игорь Краснов Тикшерү комитеты рәисе урынбасары булып 2016 елдан эшләде. Ул юстиция генерал-лейтенанты.

XS
SM
MD
LG