Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный штабы: Илсур Метшин гаиләсе 700 млн сумлык күчемсез милеккә ия


Илсур Метшин
Илсур Метшин

Навальныйның Казандагы штабы вәкилләре Казан мэры Илсур Метшинның гаиләсе Фермское шосседагы йорт һәм аның янындагы бөтен җир кишәрлекләрен сатып алуын ачыклаган.

Казан мэры Илсур Метшинның хатыны Фермское шосседа урнашкан йорт һәм аның янындагы җир кишәрлекләренең барысын да сатып алган, һәм ул җирләрне балалары Таһир, Тимур һәм Алиягә бүләк иткән диелә Навальныйның Казан штабы тикшерүендә. Активистлар бу турыда Росреестр мәгълүматыннан белгән.

Фермское шосседа урнашкан кыйммәтле йортны 2013 елдан ук Метшинныкы дип йөрткәннәр. Әмма озак вакыт бу җирләр беркемнеке дә булмаган, ә 2013-2014 елларда аларны "Ак Барс" хоккей клубының баш менеджеры Равил Шәвәлиев сатып алган. Соңрак ул җир кишәрлекләренең берсен һәм мунча комплексын Метшинга саткан.

Сез Илсур Метшин эшеннән канәгатьме?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:31 0:00

Навальный штабы активистлары күрсәткәнчә, Казан мэры гаиләсенең "Кристалл" торак комплексында 272 дүрткел метр мәйданлы, хәзерге бәя белән 150 миллион сум торучы фатиры бар. Моңа өстәп, Боровое Матюшинода 1500 дүрткел метр мәйданлы дача һәм Түбән Камадан ерак түгел арендага алынган йорты да бар. Казан янындагы йорт исә ярты миллиард сум торырга мөмкин дип саныйлар штабта.

Авторлар мэр гаиләсенең байлыгы гаилә әгъзалары керемнәреннән күпкә артык булуын искәртә. Метшинга видео аша мөрәҗәгать итеп, алар аның бу акчаларны каян алганын аңлатуын таләп итә. "Вариантлар күп түгел – сез йә бюджеттан акча урлагансыз, яки ришвәт алгансыз", ди алар.

Видеода шулай ук узган елда Илсур Метшинның 70 миллион сумга юбилеен бәйрәм иткәне, кешедән яшереп кенә кызы Алиягә купшы туй уздырганы да әйтелә.

Штаб хезмәткәрләре Илсур Метшин һәм аның хатыны Гөлнараның күчемсез милекне нинди акчага сатып алуын ачыклауны сорап прокуратура шикаять итәчәкләрен әйтә. Шундый ук шикаятьләр һәм гаризалар Казан шәһәр думасына һәм БМОга җибәреләчәк (Метшин БМО шәһәрләре мэрлары берлеген җитәкли - ред.) ди алар.

Мэрның Фермское шосседагы йортын 2009 елда төзи башлаганнар. Ул вакытта ул җирләр беркемнеке дә булмаган. Бу йорт дәүләт акчасына төзелгән булуы ихтимал диелә. Йортны Италиядән Spazio Verde ширкәте төзи, проектын Төркиянең GAD & Dara Kirmizitoprak бюросы эшли. "Мэр йорты" белән янәшәдә Татарстан президенты эшләре идарәсенең кунак йорты һәм Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиевның балаларының җир кишәрлекләре урнашкан.

XS
SM
MD
LG