Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның Кыйгы районын Зөһрә Гордиенко җитәкләячәк


Зөһрә Гордиенко
Зөһрә Гордиенко

Яңа җитәкчене җирле шура депутатларына Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров тәкъдим иткән. Республика тарихында хатын-кыз беренче тапкыр район башлыгы булачак.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Кыйгы районына җитәкче итеп Зөһрә Гордиенконы тәкъдим иткән. Аның намзәтен район шурасы депутатлары бертавыштан хуплады, Гордиенко район җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп расланды, диелә Башинформ хәбәрендә.

Яңа җитәкче белән депутатларны Хәбиров таныштырган. Ул Гордиенконың үз һөнәре остасы булуын ассызыклаган. Башкортстанда моңарчы район җитәкчесе вазыйфасына хатын-кыз сайланганы булмаганын искәрткән.

"Бүген Башкортстанның яңа тарихында беренче мәртәбә район җитәкчесе итеп хатын-кыз сайланды" дигән Хәбиров.

Кыйгы районын дүрт ел җитәкләгән Шамил Мөхәммәтдинов Башкортстан парламенты идарәсенә эшкә күчә диелә.

Зөһрә Мәүлетбай кызы Гордиенко Учалыда туып-үскән, озак еллар социаль тармакта эшләгән. Соңгы сигез елда Учалы районы идарәсе башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булган.

XS
SM
MD
LG