Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы Кытайдагы билгесез вирус сәбәпле ашыгыч киңәшмә җыя


Кытайда медицина хезмәткәрләре
Кытайда медицина хезмәткәрләре

Кытайда яңа коронавирус китереп чыгара торган үпкә шешү очраклары арту сәбәпле Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы гадәттән тыш комитеты утырышын уздырачак.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы баш мөдире Тедрос Адханом Гебрейесус гадәттән тыш комитеты утырышын җыя. Бу турыда оешманың Твиттерында хәбәр ителә.

Утырыш 22 гыйнварда узачак. Гадәттән тыш комитет вирус китереп чыгарган үпкә ялкынсынуы очракларының халыкара гадәттән тыш хәл булып торуы мөмкинлеген ачыклаячак. Комитет шулай ук вирус белән көрәшү юлларын билгеләячәк.

Кытай сәламәтлек саклау дәүләт комитеты вирусның бер кешедән икенче кешегә күчә алу сәләтен раслады. Оешма мәгълүматынча, авырулар дәвалана торган хастаханәдә 14 медицина хезмәткәре вирусны йоктырган.

Шул ук вакытта галимнәр бу йогышлы чирнең таралу чыганагын төгәл ачыклый алмый.

Билгесез вирус Кытайның Ухань шәһәрендә 2019 елның декабрендә табылды. Хәзерге вакытта бу авырудан өч кеше үлгән, авыручылар саны 200 дән арткан. Бу вирус китереп чыгарган үпкә шешү авыруы Кытайда гына түгел, Тайланд, Япония һәм Көньяк Кореяда да очраган.

XS
SM
MD
LG