Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интерполның элеккеге җитәкчесен ришвәт алган өчен 13,5 елга төрмәгә хөкем иттеләр


Мэн Хунвэй
Мэн Хунвэй

Кытайда мәхкәмә Мэн Хунвэйны коррупциядә гаепле дип тапты. Аны шулай ук дәүләт акчаларын туздыруда, партия карарларын үтәмәүдә гаеплиләр.

Кытайда узган мәхкәмә утырышында Интерполның элеккеге җитәкчесе Мэн Хунвэй ришвәт алуда гаепле дип табылды. Аңа карата 13,5 елга ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем чыгарылды. Бу турыда Reuters хәбәр итә.

Мэн Интерполны 2016 елдан бирле җитәкләгән. 2018 елда ул Кытайга барганда юкка чыга. Соңрак Кытай хакимияте аның ришвәт алуда гаепләнеп тоткарлануы хакында хәбәр итте.

2019 елның июнендә мәхкәмә утырышы барышында Мэн Хунвэй үзенең ике миллион доллардан артык суммада ришвәт алуын таныды. Кытайның коммунистлар фиркасе аның дәүләт акчаларын туздыруын, хакимияттән канунсыз файдалануын һәм фирка карарларын үтәмәвен әйтте.

Интерпол башлыгы итеп сайланганга кадәр Мэн Кытайның иҗтимагый иминлек министры урынбасары булган. Аның сәяси абруе шактый югары булган диелә. Мэнның хатыны аңа каршы җинаять эше сәяси сәбәпләр аркасында дип белдерә. Ул Интерполны гаиләсен яклай алмауда гаепләп мәхкәмәгә биргән.

Мэн Хунвэй Интерполны җитәкләгәч хокук яклау оешмалары моны тәнкыйтьләп чыккан иде. "Халыкара амнистия" мәгълүматынча, Кытай Интерполны чит илләрдә яшәүче диссидентларны тоткарлау өчен файдаланырга мөмкин.

2018 елның көзендә Интерпол президенты итеп Көньяк Корея вәкиле Ким Чен Ян сайланды.

XS
SM
MD
LG