Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юл казасында һәлак булган Шәдке авылы имамы Фәрит Шәйхиевны соңгы юлга озаттылар 


Фәрит Шәйхиев

Теләче районы Шәдке авылы имамы Фәрит Шәйхиевнең өч баласы ятим калган. Аларга ярдәм өчен акча җыю бара.

Юл казасында һәлак булган Шәдке авылы имамы Фәрит Шәйхиевны 21 гыйнварда соңгы юлга озаттылар. Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте сайтында мөфти Камил Сәмигуллинның Шәйхиев гаиләсенең кайгысын уртаклашкан мөрәҗәгате чыкты.

"Хәзрәт белән таныш булганнарның һәрберсе аның мөхтәрәм, ихлас, намуслы һәм олы йөрәкле кеше булуын билгеләп үтәләр. Күп еллар дәвамында авылдашларының күңелләренә иман орлыкларын чәчкән, Аллаһы Тәгалә сүзен һәм Аның әмерләрен халыкка җиткергән, кардәшләрен Раббыбыз кушканча яшәргә өйрәткән, мөнбәрдән дөрес сүзләр табып аларны тәрбияләгән һәм авылда мәчеткә илтүче сукмакларны такырлаган кеше була ул", диелгән мөрәҗәгатьтә.

41 яшьлек Фәрит Шәйхиев 13 ел дәвамында Теләче районы Шәдке авылы имам-хатыйбы була. Хәзрәтнең хатыны, өч баласы, карт әнисе калган диелә.

Юл казасы 20 гыйнварда була. Теләче районында М7 юлында "Лада" автомобиле юл читенә чыгып оча. Машинаның йөртүчесе шунда ук һәлак булган.

Татарстан мөфтияте хәбәр иткәнчә, Теләче районы мөхтәсибәте Фәрит Шәйхиевның гаиләсе өчен акча җыю оештырган.

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG