Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтияте 2020 елны Туган тел елы дип игълан итте


Мәчетләрдә татар телен уку-укыту әсбабы
Мәчетләрдә татар телен уку-укыту әсбабы

Татарстан диния назәрәте быелгы эшчәнлегендә татар теле һәм татар рухи мирасын популярлаштыруга зур урын бирергә ниятли.

Татарстан диния назәрәте пленумы утырышында 2020 елны Туган тел елы дип игълан итү турында карар иткәннәр. Бу турыда Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

"Татарстанда 2020 ел Туган тел елы дип игълан ителде! Мөфтият үзенең быелгы бөтен эшчәнлеген татар телен өйрәтүгә, татар рухи мирасны популярлаштыруга, халыкта милли үзаңны тәрбияләүгә, милли үзенчәлекләрне саклап калуга юнәлдерәчәк", диде мөфти.

Ул татар телле мохитның нәкъ менә мәчетләрдә булдырылуын искәртә. Мөфти әйткәнчә, 2016 елдан башлап җомга вәгазьләрен татар телендә укуга күчү дә бу эшне көчәйтеп җибәргән. "Бу мәчетләрдәге чараларны татарча алып баруга, халык белән эшләүне татар телендә башкарырга этәрде. Әлмәттә ачылган "Нур" татар мәктәбе, Балтачта эшләп килүче малайлар өчен "Ярдәм" мөселман пансионаты, Алабугада "Ихсан" мәктәбе да шушы ук максатлардан чыгып барлыкка килде", дип санап китте мөфти һәм интернет кулланучыларны Туган тел елына кушылырга өндәде.

Татар телен мәктәпләрдән кысрыклап чыгару башланганнан соң, Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте телне саклау мәсьәләсендә активлашты. Мәчетләрдә вәгазьләрне татарча уку артты, мөфтият бушлай татар теле курслары оештырды, татар теленә өйрәтүче Telegram каналы булдырды. Татарстан мәдрәсәләрендә укыту татар телендә алып барыла.

XS
SM
MD
LG