Ирек Фәйзуллинның яңа вазифасы турында боерыкны Русия премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган.
Русия төзелеш министрлыгын 2018 елның маеннан Владимир Якушев җитәкли, ул элек Төмән өлкәсе губернаторы иде. Тумышы белән Башкортстанның Нефтекама шәһәреннән.
Ирек Фәйзуллин Татарстан төзелеш министрлыгын 2010 елдан бирле җитәкләде.
21 гыйварда Фәйзуллинның элеккеге җитәкчесе – Марат Хөснуллин Русия вице-премьерларының берсе итеп билгеләнде. Марат Хөснуллин Татарстан төзелеш министрлыгын 2001-2010 елларда җитәкләде.
Ирек Фәйзуллин 1962 елның 8 декабрендә Казанда туган. 1985 елда Казан инженер-төзелеш институтын тәмамлаган. Төрле елларда институтта инженер, "Татстройпроект" ширкәтенең баш инженеры һәм мөдире, ширкәтнең идарә рәисе булып торган. Шулай ук "Казстройдекор", "Татавтодор", "Татинвестгражданпроект" оешмаларында җитәкче вазифаларда эшли. 2010 елдан Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгын җитәкләде.