Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чубаров 2 майда Кырымга йөреш узачагы турында белдерде


Рефат Чубаров

Русиядә тыелган “Кырымтатар халкы мәҗлесе” рәисе Рефат Чубаров Украинадан Кырымга тыныч йөрешнең көнен игълан итте. 

"Кырымтатар халкы мәҗлесенең" Украинадан Кырым ярымутравына тыныч йөреше 2 майда узачак, йөрештә катнашучылар чикне "Чоңгар" узу ныгытмасы аша кисеп чыгачак дип белдергән Мәҗлеснең җитәкчесе Рефат Чубаров. Бу турыда ул Украинының "Бишенче канал"ында чыгышы вакытында хәбәр иткән.

Чубаров белдергәнчә, йөрештә Мәҗлес әъзаларыннан кала халык депутатлары һәм Көнбатыш илләреннән Кырымны Русия аннексияләвенә каршы булган "партнерлар” катнашачак. Йөреш барышында көч куллануга юлыгу да булырга мөмкин дигән.

Кырымтатарларның милли-мәдәни бүлеге башлыгы Эйваз Умеров Мәҗлесне Русия чикләрен бозуның канунсыз булачагы турында кисәткән. Ул Мәҗлес уздырган чараны "котырту" дип бәяләгән. "Русиянең суверен чикләрен бозуга юнәлтелгән теләсә-кайсы гамәлләр кулга алу юлы белән туктатылачак", дигән Умеров.

Элек "Крымтатар халкы мәҗлесе" Кырымга баруның тыныч йөреш булачагын әйткән иде. Моңа җавап итеп Кырымның кырымтатар автономиясе һәм Русия президенты каршында халыклар арасындагы мөнәсәбәтләр Шурасы әгъзасы Эскендер Билялов бу Мәҗлес белдерүен провакация дип атады һәм оештырычыларга башта Русия Тышкы эшләр министрлыгына һәм Эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать итәргә киңәш биргән.

2016 елда Русия Югары мәхкәмәсе Кырым Югары мәхкәмәсенең "Кырымтатар халкы мәҗлесен" экстремист оешма дип танып, аның эшчәнлеген Русиядә туктату турында карарын көчендә калдырды. Шикаятьне ул вакытта Кырымның прокуроры булган Наталья Поклонская биргән иде.

Русия Кырымны 2014 елда Украина кануннарына каршы килеп, Кырымга гаскәр кертеп хәрбиләр күзәтүе астында уздырылган "референдум" нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Көнбатыш илләре моны халыкара нормаларны бозу дип саный һәм Кырымны Русиянеке дип танымый. Мәскәү исә Кырымны аннексияләүне тарихи гаделлек урнаштыру дип атый.

2014 елдан АКШ һәм кайбер Көнбатыш илләре Кырым аннексиясе сәбәпле Русиягә карата чикләүләр кертте һәм аларны ярты ел саен озайтып килә.

фикерләр

XS
SM
MD
LG