Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт опера һәм балет театрына Нуриев исеме бирү турында сораштыру игълан ителде


Башкорт опера һәм балет театры бинасы
Башкорт опера һәм балет театры бинасы

Сораштыруны Башкортстан башлыгы башлыгы игълан итте. Тәкъдимгә каршы булучылар да бар.

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә Башкорт дәүләт опера һәм балет театрына биюче Рудольф Нуриев исемен бирү хакында халык фикерен сораша. ВКонтактедагы сәхифәсендә ул "моны халык сорый" дип аңлата.

"Башкорт опера һәм Балет театрына Рудольф Нуриев исемен бирүне үтенеп миңа республиканың танылган мәдәният әһелләре мөрәҗәгать итте. Рудольф Нуриевның мәдәниятебезнең иң күренекле вәкиле булуы белән һәркем килешер. Ләкин андый карарларны республика халкы белән киңәшмичә кабул итү дөрес булмас дип саныйм. Шуңа күрә тавыш бирегез һәм бу турыда ни уйлавыгыз белән уртаклашыгы, зинһар", дип язган Хәбиров.

Пост астында әлеге тәкъдимгә каршы булучылар да бар. Каршылар театрның Уфада туган танылган урыс язучысы, дәүләт эшлеклесе, әдәбият һәм театр тәнкыйтчесе Сергей Аксаков хөрмәтенә ачылуын искә төшерә. Нуриевның туган иленнән качып китүе белән кәнәгать булмаучылар да бар.

  • Рудольф Хәмит улы Нуриев 1938 елда Владивостокка барган поездда Иркутски шәһәре тирәсендә дөньяга килгән. Әнисе Казаннан, әтисе Уфа янындагы авылдан була. Балеттагы иҗатын Нуриев Уфада башлый. 1961 елда Парижга китеп кире кайтмый кала.
  • Нуриев 1993 елның 6 гыйнварында 54 яшендә вафат була. 2018 елның 17 мартында аңа 80 яшь тулган булыр иде. Үзенең бөтен байлыгын ул Европа һәм Америкада үзе оештырган ике балет фондына васыять иткән. Нуриев Парижда җирләнгән.
  • Советлар берлегендә Рудольф Нуриев онытыла, әмма Көнбатыш аны дөньяда ХХ гасырның иң зур балет остасы дип саный.
  • Уфада Рудольф Нуриев исеме белән Башкорт хореография колледжы, Халыкара балет сәнгате фестивале һәм шәһәрнең бер урамы аталган. Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында Нуриев музее эшли. Биюченең истәлек тактасы һәм барельефы урнаштырылган.
  • Казанда ел саен Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивале уза. Фестивальгә исемен бирүгә биюче шәхсән үзе ризалык биргән. Нуриев 1992 елда Казанда булып киткән иде.
  • 2018 елның ноябрендә Казанда Рудольф Нуриевка Русиядә беренче һәйкәл ачылды. Ул опера һәм балет театры янында урнашкан. Авторы - Зураб Церетели.

XS
SM
MD
LG