Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тел сәясәте ни өчен шулай мәшәкатьле"


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

23 гыйнвар "Гараж" музееның лекторийлар залында деколонизация темасына багышланган ачык дискуссияләр циклы башланды. Беренче очрашу тел сәясәтенә багышланган иде.

"Де/колонизация? Тел сәясәте ни өчен шулай мәшәкатьле?" дип аталган чара Мәскәүдәге "Гараж" комплексында узды. "Гараж" комплексы — белем бирү үзәге, китапханә һәм музей — Горький исемендәге күңел ачу паркында урнашкан. Заманча җиһазланган бу биналарда ара-тирә ниндидер милли чаралар узса да, бу урында сәяси темага багышланган лекторий йә дискуссия оештырылуын гадәттән тыш хәл дип кабул итәргә була. Оештыручылар колонизация/деколонизация темасын киләчәктә дә дәвам итәргә тели: мартка кадәр миграциягә, колониализм һәм постколониализмга, җәмгыятьнең аңындагы стереотиплар белән эшләүгә багышланган дискуссияләр планлаштырылган.

Дискуссияләр циклын оештыручылар — Вероника Сергеева белән Анна Тер-Саакова — "Күрше телләр мәктәбе" проекты кураторлары. Беренче эш итеп алар тыңлаучыларны мәктәпнең "Гараж" белән хезмәттәшлеге, тел проектлары һәм деколонизация турында дискуссияләр циклы белән таныштырдылар. Бу дискуссияләр — "Гараж" музее белән "Күрше телләр мәктәбе"нең уртак проекты.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

"Күрше телләр мәктәбе" ("Школа языков соседей") — Русиягә тарихи, мәдәни яки территориаль яктан якын телләрне өйрәтүче проект. Ул 2016 елда МУЗЕОН паркының "Мигрантлар теле мәктәбе" проектыннан үсеп чыккан. Бу проекты кысаларында иң күп күчеп килүче халыкларның телләре өйрәнелә — таҗик, молдаван, үзбәк һәм башка телләр. Миграция проблемына багышланган проектларның "Гараж"да эшли башлавына бары бер ел.

Вероника һәм Анна дискуссиянең модераторлары буларак та катнашты. Спикерларга сүз бирер алдыннан алар микрофонны залдагы тыңлаучыларга бирде — һәр кунак үзе белән таныштырып чыкты. Кемдер филолог, кемдер лингвист, кемдер тел активисты — мәсәлән, Югары икътисад мәктәбе студенты Айнура Гәрәева филология факультетында укый, тумышы белән Татарстаннан, Екатерина Векова — тәрҗемәче, туган теле — чуваш теле.

Спикерлар буларак Югары икътисад мәктәбенең (НИУ ВШЭ) кече фәнни хезмәткәре, мөгаллимә Надежда Княгинина, шул ук уку йортыннан һуманитар фәннәр факультетының фәнни хезмәткәре, антрополог Андриан Влахов, РАНХиГС теоретик фольклористика лабораториясе фәнни хезмәткәре Дмитрий Доронин чыгыш ясады.

Сулдан: Вероника Сергеева, Андриан Влахов, Надежда Княгинина, Дмитрий Доронин
Сулдан: Вероника Сергеева, Андриан Влахов, Надежда Княгинина, Дмитрий Доронин

Алга китеп шуны әйтергә була — вәгъдә ителгән дискуссия форматы барып чыкмады, спикерлар үзләренең тел мәсьәләсенә карата фикерен белдерү белән генә чикләнде. Залдан яңгыраган кисәтү йә төзәтүләргә дә ышандырырлык җавап ишетелмәде — филологлар залда күбрәк иде. Антрополог Андриан Влахов, мәсәлән, чыгышын ни өчендер провинциядән Мәскәүгә күчеп килүчеләрнең провинциаль сүзләрдән арынырга тырышуы турында сөйләүдән башлады — аның фикеренчә, тел сәясәте түрәләрдән түгел, ә гаиләнең яки аерым кешенең телгә карата шәхси мөнәсәбәтеннән башлана. Сүз арасында Влахов рус теленең кайбер классик диалектлары югалуына борчылуын да белдерде.

Надежда Княгинина үзен хокук белгече дип таныштырды, дәүләт идарәсендә тел сәясәтенең күп очракта ксенофобия коралы буларак кулланылуын искәртте — "менә без, безнең дәүләт, чик аша чыгуга — ятлар, безгә охшаган булсалар да, алар безгә ят, чөнки ят телдә сөйләшәләр, шуңа күрә алар белән сугышырга да ярый" дип чикләр куярга мөмкинлек бирә, дип аңлатты. Шулай ук тел кешегә шәхси идентификация өчен дә мөһим — туган теле аша кешегә үзен ватандаш итеп хис итү уңай.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Шул ук вакытта Княгинина миноритар телләрне саклауның нигә кирәк икәнен үзе өчен дә аңлата алмавын таныды. Княгинина студентларының "Ни өчен бер унитар телдә генә сөйләшмәскә? Ул вак телләр вак колибри кебек барыбер үлеп бетәчәк. Мәдәни мирас булган өчен генәме? Пирамидалар да юкка чыга, телләр дә юкка чыгачак бит" дигән сорауларына җавап таба алмавын әйтте. Аз санлы асаба халыкларның, дәүләттән ниндидер ташлама алу өчен, резервациядәге индианнар кебек ниндидер реконструкцияләнгән ясалма шартларда яшәргә, сирәк сакланып калган һөнәр белән шөгыльләнергә, шул асаба халык телендә сөйләшергә тиешлеген мисал итеп китерде — ташламасы да зур булмаган бу дәүләт програмы нигезендә 25кә якын телгә ярдәм күрсәтелә. Һәм бу ысул ышанычлы түгел — ирекле кулланылмаган, көрәш теле булмаган тел үлемгә дучар.

Княгинина куланыштан югалачак телләрнең санына карата бераз күзәтү дә китерде: 2010 елгы җанисәптә Русиядә 180 тел саналса, Югары икътисад мәктәбе уздырган тикшерү интернет челтәрендә аралашуда кулланучыларның 90 тел куллануын китерә.

Тел сәясәтенең җанисәпкә дә тәэсир ясаячагын искәртте Княгинина. Русия хөкүмәтенең соңгы ике елда милли телләр юнәлешендә ниндидер ашыгыч адымнар ясавын да җанисәп нәтиҗәләренә реакция буларак эшләнүе буларак аңлатты: кабаланып кына төзелгән Милли эшләр федераль агентлыгының да, асаба телләргә бирелгән грантларның да, Герцен институты каршында ачылачак аз санлы халыклар телләрен укыту бүлеге дә җанисәптән соң аз санлы милләтләрнең һичшиксез кимиячәген белә торып эшләнә: "Янәсе, бу телләрне яклап күпме эш эшләнгәнен күрегез. Дәүләт безгә асаба телләрне бернәрсә ярдәмендә дә саклап булмавын күрсәтергә тели".

Артем Малых
Артем Малых

"Уралистика" проекты авторы Артем Малых бу очрашуда яңгыраган тезислар белән килешмәвен яшермәде. Мәсәлән, Княгининаның "Совет чорында СССРдагы милли телләрнең икесе юкка чыккан" дигән фикеренең ялгыш булуын да искәртте — Русиядә соңгы йөз ел дәвамында барлыгы 15 тел юкка чыккан.

Дмитрий Доронин чыгышын үз тормышындагы кызык хәлне сөйләүдән башлады: балалар бакчасында үртәү сүзләре арасында "мордва" сүзе дә булуын, ул сүзнең ни икәнен дә аңламый үзара үртәшкәннәрен, мордва дигән милләт юк дип бәхәсләшүен искә төшерде — Совет берлегендәге милләтләр исемлегендә мордва искә алынмый. Унбиш елдан соң ул фамилиясенең мордваныкы булуын белә, үзендә Пермь өлкәсе эрзәләре тамырларын таба — ул телдә, этнограф буларак, бер-ике сүз өйрәнә. Ул үзен тел сәясәте корбаны дип атый. Этнограф буларак, Доронинга тел сәясәте кешеләр арасында манипуляция коралы буларак кызыклы: мәсәлән, үзләрен бөек империя варислары дип санаган халыкларның туган телләренә мөнәсәбәте башкалардан аерылып тора.

Андриан Влахов та тел сәясәтенең массалар аңы белән манипуляция өчен уңайлы корал булуы белән килешә — совет чорында сугыштан соңгы халык санын алу вакытында фальсификацияләр турында күп әйтелсә, мордва кебек милләтләр искә алынмаса, 2010 елда узган җанисәп тә бик күп сораулар уята. Влаховның "2020 елгы җанисәпкә карата күпме сораулар туачагын әйтеп торасы да юк — бигрәк тә Мәскәү шәһәр шурасына сайлаулардагы кебек электрон тавыш бирү кулланылса" диюе тыңлаучыларны да җанландырды — залдагылар кинаяне аңлап көлешеп алды.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Доронин шулай ук Совет берлегендә колонизация булган дип исәпләнгән очракта да патша Русиясеннән калган "бөек урыс милләте" шовинизмы белән көрәш баруын искә алды: "Ул вакытта ук деколонизация хәрәкәте башланган дип әйтергә була".

Асаба халыклар телләре турында Европа хартиясе дә искә алынды. Артем Малых Русиянең бу хартияне бүгенге көнгә кадәр ратификацияләмәвен искә төшерде. "Ләкин бу юнәлештә эш бара бит!" дип каршы төшеп карады Доронин. "Ун ел буена дәүләт тарафыннан бу хартиягә таба бер адым да атланмады" дип җаваплады Малых. Хартия турында бәхәсне Княгинина япты: "Русиянең яңа (үзгәртеләчәк - ред.) Конституциясендә илнең эчке кануннары халыкара хокук нормаларыннан өстенрәк булачак, Европаның телләр хартиясе темасы хәзер актуаль түгел" диде ул.

Кураторлар чыгышлар вакытында залдан сораулар бирүгә каршы чыкса да, Артем Малых берничә тапкыр чыгыш ясаучыларны төзәтергә алынды. Мәсәлән, тема тел сәясәтенә багышланса да, спикерлар аны милләт һәм дәүләтчелек мәсьәләләре белән бутый булып чыкты. Гомумән, Артем китергән тезислар я төзәтүләр бу сумбуррак яңгыраган чыгышларны, ниһаять, дискуссия рәвешенә кертә башлады. “Сораулар һәм зал белән фикерләр алышу соңыннан булачак” дип игълан ителсә дә, чыгышлар бетүгә, спикерлар таралышырга ашыкты, вәгъдә ителгән микрофоннар сүндерелгән булып чыкты.

Артем Федоринчик
Артем Федоринчик

Тыңлаучыларның тагын берсе — Киевта туган, чыгышы белән беларус милләтеннән булган Артем Федоринчик — чуваш, удмурт һәм тагын дистә ярым телне өйрәнүче полиглот-лингвист. Федоринчик кайбер тезисларның шикле булуын тәнкыйтьләде. "Бүген кырык кеше тыңлады да кайтып китте. Калган халык өенә кайта да, телевизорны кабыза, ә федераль каналларда даими рәвештә урыс теленең башка илләрдә — Казакъстанда, Украинада "изелүе" турында сөйләнә, үзебездәге мари теленең хәле турында бернинди материал чыкмый". Ул шулай ук колонизация/деколонизация хакында сөйләгәндә, колония хәлендәге тел йә милләт вәкилләренең чыгыш ясарга чакырылмавы сәер дигән фикердә. Шулай ук спикерларның очраклы кешеләр булуы да оештыру эшенең ашыгып башкарылуыннандыр, дип уйлый ул.

XS
SM
MD
LG