Accessibility links

Кайнар хәбәр

Совет заманында татарның ислам мирасын өйрәнгән Зәйнәп Максудова турында китап тәкъдим ителде


Китапны язган Әлфрид Бостанов
Китапны язган Әлфрид Бостанов

Амстердам университеты галиме Әлфрид Бостанов киң җәмәгатьчелеккә "Зәйнәп Максудова китапханасә" исемле басмасын тәкъдим итте.

Казанның Тукай музеенда 23 гыйнварда "Зәйнәп Максудова китапханасе" китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Китапның авторы галим Әлфрид Бостанов борынгы татар әдәбиятын һәм кулъязмаларын өйрәнүгә зур өлеш керткән Зәйнәп Максудованы (1897-1980) исеме белән таныштырды. Китап галимәнең бай китапханәсен өйрәнүгә багышлана. Бу кулъязмалар җыелмасы Татарстан Милли музее фондында саклана.

Басмада шулай ук Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, КФУ Фәнни китапханәсенең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендәге материаллар да урын ала.

Зәйнәп Максудова Татарстанның хәзерге Әгерҗе районы, Уразай авылында дөньяга килгән, муллалар нәселеннән, үз вакытында Иж-Бубый мәдрәсәсен тәмамлаган кеше, соңрак мөгаллимлек белән шөгыльләнә, большевиклар килгәч мәктәпләрдә укытучы булып эшләгән. Пенсиягә чыккач, Казан педагогика институтында гарәп һәм фарсы телләрен өйрәткән. Бихисап кулъязмалар туплау белән шөгыльләнгән.

"Җәдитчелекнең чәчәк аткан чагында тормышка килсә дә, ул бу эшне гомере буе дәвам иткән. Ул театрда да уйнаган, татарларга урыс телен дә укыткан, гарәп телендә язылган китапларны җыеп, укып, галимнәр белән аралашып йөргән шәхес", дигән иде элегрәк Азатлыкка Бостанов.

Бостанов үз хезмәтендә Максудова китапханәсендәге гарәп имласында язылган кулъязмаларның җентекле тасвирламасын биргән. Биредә 378 әсәр турында тулы мәгълүмат алырга мөмкин. Китап татарча язылган, кереш сүз һәм баш бите генә урыс телендә. "Кереш мәкаләсе генә урысча, калганы татарча, фарсыча, гарәпчә. Китап тышлыгы урысча язылуында бер хәйлә бар. Кешеләрнең татарча китапка күзе тешмәскә мөмкин, ә урысча язылган очракта алар басмада сүз нәрсә турында баруын аңлый да, кызыксынып китүләре мөмкин. Соңрак җыентыкны өйрәнә башлыйлар", дип аңлатты моның сәбәбен Бостанов.

"Зәйнәп Максудова китапханәсе" китабы
"Зәйнәп Максудова китапханәсе" китабы

Кичәдә язучы Гариф Ахунов кызы Наилә Ахунова да чыгыш ясады. Ахуновның тормыш иптәше Шаһидә Максудованың әнисе Зәйнәп Максудованың әнисе белән бертуганнар булган. Наилә ханым үз чыгышын урысча ясады, залда утыручы ире Борис Вайнер татарча аңламый һәм "безне әтиебез интернационализм рухында үстерде, минем янында басып торучы Зәйнәп апаның туганы Илгизә Ким да Корея кешесендә кияүдә", дип акланды. Китаптан билгеле булуынча, Зәйнәп Максудова "шәхси тормышта бәхетсез булган, улларының берсе урыс хатынына өйләнә һәм Мәскәүгә китеп әнисе белән элемтәдә тормаган, икенчесе эчүчелек белән интеккән". Картаймыш көнендә аны кызы Гөлнара караган, ул әнисе туплаган материалларны архивка тапшырган.

XS
SM
MD
LG