Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия Ленинград блокадасы ветераннарына ярдәмгә 12 млн евро акча бирәчәк


2019 елның 24 гыйнварында Петербурда блокаданы тар-мар итүне искә алу уңаеннан уздырылган чарадан күренеш
2019 елның 24 гыйнварында Петербурда блокаданы тар-мар итүне искә алу уңаеннан уздырылган чарадан күренеш

Германия ветераннар дәваланучы хастаханәгә җиһазлар алырга һәм җәмәгатьчелек өчен аралашу үзәген финансларга җыена.

Германия хөкүмәте Русиядә яшәүче Ленинград блокадасы ветераннарына “һуманитар ишарә” буларак 12 миллион евролык ярдәм күрсәтәчәк. Бу турыда Германия һәм Русиянең тышкы эшләр министрлары Сергей Лавров һәм Хайко Маас бер ел элек килешкән була. Әлеге ярдәм Җиңүнең 75 еллыгына багышлана диелде. Коммерсант язганча, якын көннәрдә килешүгә рәсми кул куелачак.

Германия хөкүмәте вәкиле Штеффен Зайберт белдергәнчә, бу адым “Германиянең тарихи җаваплылыгын аңлавына” тагын бер дәлил булып торачак.

12 миллион евро ике проектка тотылачак. Ярдәмнең төп өлеше Петербурдагы сугышлар ветераннары өчен хастаханәне заманча җиһазлауга юнәлтеләчәк. Бу госпитальдә ел саен 35 меңгә якын кеше дәвалана диелә.

Германиянең ярдәме акчалата түгел, ә яңа җиһазлар китереп кую аша башкарылачак. Җиһазлар сатып алу белән Германиянең халыкара хезмәттәшлек җәмгыяте шөгыльләнәчәк.

Матди ярдәмнең уннан бере Петербургта Русия һәм Германия җәмәгатьчелеге өчен очрашулар үзәге булдыруга тотыла.

XS
SM
MD
LG