Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Константин Котовка карата хөкемнең канунилыгын тикшерергә кушты


Константин Котов

Тикшерү өчен җаваплы итеп Баш прокурор Игорь Краснов билгеләнде. Ул тикшерү үтәлеше турында 31 мартка кадәр хисап тотарга тиеш булачак.

Русия президенты Владимир Путин Баш прокуратурага "Дадин" маддәсе нигезендә дүрт елга хөкем ителгән Константин Котовка хөкем карарының канунилыгын тикшерүне йөкләде (Җинаять кодексының 212.1 маддәсе - митинглар уздыру тәртибен бозу). Бу хакта Кремльнең рәсми сайтында хәбәр ителә.

Тикшерү өчен җаваплы итеп Баш прокурор Игорь Краснов билгеләнде. Ул тикшерү үтәлеше турында 31 мартка кадәр хисап тотарга тиеш булачак.

"Мария Эйсмонт Конституция мәхкәмәсенә юллаган шикаять үз эшен эшләгәндер, һәм карарның безнең шикаятьләрдә билгеләп үтелгән хокук бозу очракларын исәпкә алып кабул ителүе бик мөмкин. Хөкем карары Баш прокуратурага тәкъдим төшерү юлы белән гамәлдән чыгарылырга мөмкин. Баш прокуратураның мондый вәкаләтләре бар, һәм бу эш аңа очраклы гына юлланмаган", дип фикер йөртә адвокат Михаил Бирюков.

Узган елның декабрендә "Дождь" журналисты Антон Желнов Котов эшенә игътибар итүне сорап, президент Владимир Путинга мөрәҗәгать иткән иде. Җавап итеп Путин бу эшне карарга сүз бирде.

5 сентябрьдә активист Константин Котов "Дадин" маддәсе нигезендә дүрт ел колониягә хөкем ителде. Ул хулиганлыкта гаепләнгән Азат Мифтаховны яклап уздырылган урам җыенында, ФСБ бинасы янында "Яңа буынны яклау" җыенында, журналист Иван Голуновны яклау чарасында, 10 августта гадел сайлаулар яклы митингтан соңгы йөрештә катнашуда, шулай ук Мәскәү шәһәр думасына сайлауларга бәйсез намзәтләрне уздырмауга каршылык белдереп, Трубная мәйданына чыгарга чакыруда гаепләнеп кулга алынды.

Котовны яклап 13 адвокат апелляция шикаяте тапшырды. 14 октябрьдә узган апелляция утырышында Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе карарны үз көчендә калдырды.

фикерләр

XS
SM
MD
LG