Очкыч Газни вилаяәтендә төшкән дип хәбәр итә Reuters җирле хаикмият сүзләренә сылтанып.
Беренчел мәгълүматларга караганда, Кабулдан Гератка очучы бортта 83 кеше булган.
Очкыч торак районнардан ерак урында килеп төшкән. Каза урынына беренче булып "Талибан" сугышчылары килгән диелә. Алар үз көчләре белән янгынны сүндерергә тырышкан.
Казаның башка нечкәлекләре әлегә китерелми.
Ariana Afghan Airlines паркында Airbus A310-304 һәм Boeing 737-400 очкычлары бар. Аларның кайсысы килеп төшкәне хәбәр ителми.