Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә икътисади җинаятьләрдән килгән зыян 447 миллиард сумнан арткан


Архив фотосы
Архив фотосы

2019 елда илдә икътисад өлкәсендә 104 меңнән артык җинаять кылынган.

2019 елда икътисади җинаятьләр Русиядә 447 миллиард сум күләмендә зыян китергән. Бу турыда эчке эшләр министрлыгының хисабында әйтелә, ул оешманың рәсми сайтында урнаштырылган.

2018 ел белән чагыштырганда мондый төр җинаятьләр саны 4 процентка кимегән диелә. Русиядә 2019 елда икътисад өлкәсендә 104,9 мең җинаять кылынган, шуларның 60,3 проценты авыр яки аеруча авыр җинаятьләр төренә кергән.

Гомумән, җинаятьчелектән күрелгән зыянны министрлык 620 миллиард сум дип бәяләгән. Бу 2018 елга караганда 11,5 процентка күбрәк. Интернет яки мобил элемтә кулланып ясалган җинаятьләр саны 70 процентка артты диелә. Андыйлар саны 294 меңгә җиткән.

XS
SM
MD
LG