Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Левада": русияләрнең дүрттән бере Беларус белән кушылу яклы


Русия халкы күрше дәүләт белән сәяси берләшүгә караганда икътисади хезмәттәшлекне өстен күрә.

"Левада" халык фикерен өйрәнү үзәге ачыклаганча, русияләрнең 23 проценты Беларус белән уртак дәүләт төзү идеясен хуплый. Шуларның бер өлеше (10%) Беларус Русиягә керергә, калган өлеше (13%) ике ил берләшеп яңа дәүләт барлыкка китерергә тиеш дип саный. Сораштырылганнарның 44 проценты ике ил икътисад өлкәсендә ныграк хезмәттәшлек итәргә тиеш ди.

Шул ук сораштыру кысаларында русияләрнең үз илләренә мөнәсәбәте дә ачыкланган. Аларның 71 проценты Русияне бөек дәүләт дип атаган. 2018 елда андыйлар саны иң югары күрсәткечкә җитеп, 75 процент тәшкил иткән булган.

Русияне бөек дәүләт түгел дип атаучылар саны да 2018 елда иң азы булган – 23%. Хәзер бу сан үсә бара, быел 26 процентка җитте диелә.

XS
SM
MD
LG