Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эчке эшләр министрлыгы: "Татарстанда сәләфилек, милләтче төркичелек арта"


Министрлык утырышында экстремистларның каналларын ябу, финанс чыганакларын бетерүдә эшне көчәйтү тәкъдим ителде.

Русия эчке эшләр министрлыгының махсус техник чаралар бюросы җитәкчесе Михаил Литвинов Татарстанда милләтчелек һәм сәләфилек агымнары көчәюен белдерде. Бу турыда ул Казанда узган Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының еллык хисап утырышында әйтте.

Литвинов сүзләренчә, Татарстан белән Башкортстанга сәләфилек төркемнәре "радикал яшь структуралар белән бергә" үтеп керә. Шул ук вакытта Идел һәм Урал төбәкләрендә төрки халыкларының милләтчел структуралары берләшә.

"Безнең максат – аларны тиешенчә бетерү. Экстремизмга каршы көрәшүдә ФСБ һәм башка куәт оешмалары белән эшләргә кирәк. Бүген Русиягә Халыкара террорчылык оешмаларның әгъзалары үтеп керү мәсьәләсе кискен тора. Социаль-сәяси, икътисади тотрыклыкны бетерүдә, традицион диннәр һәм милләтләр арасында каршылык булдыручы кешеләрне туктатуда бергә эшләргә кирәк", дип белдерде Михаил Литвинов.

Полициянең генерал-лейтенанты экстремистларның каналларын ябу, финанс чыганакларын бетерүдә эшне көчәйтергә кирәк диде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исә радикаль төркемнәрне ачыкларга, интернетта яшьләрне үгетләү чараларын тикшерергә кушты.

Чыгышта әйтелүенчә, узган ел ФСБ белән берлектә 52 террорчылык һәм җиде экстремистик юнәлештә җинаять ачыкланган. Сигез кешегә хөкем карары чыгарылган. Җинаять җаваплылыгына 11 кеше тартылган, шул исәптән, радикаль оешманың ике лидеры җәлеп ителгән. Мигрантлар арасында халыкара террорчылык оешмасы идеологиясенең 22 тарафдары Русиядән сөрелгән.

XS
SM
MD
LG