Accessibility links

Кайнар хәбәр

Узган елда 227 мең Донбасс кешесе Русия ватандашлыгы алган


Гариза кабул итү нокталарында көн саен мең ярым мөрәҗәгать теркәлә.

2019 елда “ДНР” һәм “ЛНР” төбәкләрендә яшәүчеләр арасыннан 227 мең кеше Русия ватандашы статусы алган. Бу мәгълүматны Известиягә Русия эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча баш идарәсе җитәкчесе Валентина Казакова китергән.

Казакова сүзләренчә, Донбасс халкы арасында Русия ватандашлыгы алырга теләүчеләр саны арта, кабул итү нокталарына көн саен мең ярым тирәсе гариза алына.

Русия ватандашлыгы Донбасс кешеләренә социаль ташламалар алу, Русия югары уку йортларына керү һәм чит ил паспорты булдыру мөмкинлекләре бирә.

“ДНР” һәм “ЛНР” төбәкләрендә яшәүчеләргә Русия ватандашлыгын гадиләштерелгән ысул белән тапшыру турында боерыкны Русия президенты Владимир Путин 2019 елның апрелендә имзалады. Андый гаризалар өч ай эчендә каралырга тиеш.

XS
SM
MD
LG