Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда яшүсмерләр арасында җинаятьләр 13 процентка арткан


Яшүсмерләр колониясе (архив фотосы)
Яшүсмерләр колониясе (архив фотосы)

Татарстанда яшьләр арасында "АУЕ" хәрәкәте (яшүсмерләр арасында төрмә төшенчәләрен пропагандалаучы берләшмә) йогынтысы арта диде республика эчке эшләр министры Артем Хохорин.

Республикада яшьләр арасында оешкан җинаятьчел төркемнәрнең киң таралуын Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов эчке эшләр министрлыгының республика идарәсе еллык утырышында белдерде.

"Яшүсмерләр арасында җинаятьләр саны арта. Алар төркемләп эшли”, диде президент. "Интернетта, социаль челтәрдә "АУЕ" хәрәкәтенә багышланган йөзләгән төркемнәр бар. Ул тиз арада Русия буйлап таралды. Без 1990нчы елларга кире кайтарырга, яшьләр криминал төркемнәргә авышырга тиеш түгел”, диде Миңнеханов.

Узган ел яшьләр арасында җинаятьләр саны 13 процентка арткан, 892 эш тикшерелгән. Шул исәптән, үтерү очраклары да күбәя диелде.

"Яшүсмерләр җинаятьчелеге проблемын тиешенчә бәяләмиләр. 1990нчы еллардагы җинаятьләрнең каян башланганын искә төшерегез. Барысы да шушы яшүсмерләр төркемнәреннән башланды", диде Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин.

"АУЕ" тарафдарлары Татарстанның зур шәһәрләрендә, шулай ук районнарында үсеш ала, ди хокук саклаучылар. Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Яшел Үзән, Биектауны аерым атадылар. Чаллыда бер неонацистик төркемне дә ачыклыйлар.

"Чаллыда 12-17 яшьлекләрдән торган сигез төркем ачыкланды. Шуларның бишесе "АУЕ" идеологиясе белән эшли, калганнары шәһәрнең башка җинаятьчел төркемнәре белән бәйле. Соңгы ике елда 10 тапкыр төркемләп сугышу булды, янап куркыту һәм башка җинаятьләр дә бар.

Алар качып йөрүдән туктады, үзләрен әрсез тота, бер сигнал аша кыска вакыт эчендә җыела. 1990 елларга кайту булмаячак. Теләсә-кайсы төркем башын кисәчәкбез", ди Хохорин.

Соңгы 10 елда бандитлык һәм оешкан җинаятьчел төркемнәр оештыру буенча хөкем ителгән 160 кеше иреккә чыккан.

XS
SM
MD
LG