Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чуашстан башлыгы Михаил Игнатьев "Бердәм Русия" фиркасеннән чыгарылды


Михаил Игнатьев
Михаил Игнатьев

Фиркадән чыгарылу сәбәбе итеп Игнатьевның “этика нормаларын бозуы” күрсәтелә.

Чуашстан җитәкчесе Михаил Игнатьевның "Бердәм Русия" фиркасендә әгъзалыгы туктатылган. Бу турыда фирканең рәсми сайтында хәбәр ителә.
Игнатьевка карата мондый чараның сәбәбе дип аның "этика нормаларын бозуы" күрсәтелә.

Элегрәк Чуашстан башлыгы үзенең әйткән сүзләре һәм гамәлләре белән җәнҗал чыгуга сәбәп булган иде. Аерым алганда, 18 гыйнварда матбугат көне уңаеннан чыгышында Игнатьев хакимияткә каршы яза торган журналистларны һәм блогерларны "манчырга" кирәк дип белдерде.

23 гыйнварда Игнатьев республиканың МЧС хезмәте офицерына машина ачкычы бүләк иткәндә аны ачкычны алу өчен сикерергә мәҗбүр итте. Тантаналы чарада төшерелгән видео социаль челтәрләрдә таралды.

Соңрак ул әлеге гамәлләре өчен гафу үтенде, ләкин җәмәгатьчелек, кайбер иҗтимагый оешмалар башлыкны тәнкыйтьләвен дәвам иттерде.

Моннан тыш, Игнатьевның коррупция белән бәйле гамәлләре, республика бюджеты хисабына мунча төзү, кыйммәтле машиналар сатып алу белән бәйле җәнҗаллар да чыккан иде.

58 яшьлек Михаил Игнатьев Чуашстан республикасын 2010 елның августыннан бирле җитәкли.

XS
SM
MD
LG