Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтие Конституциядә "традицион гаилә темасын" көчәйтүне хуплады


Камил Сәмигуллин
Камил Сәмигуллин

Мөфти төп канунның кереш өлешенә "гаилә – ир белән хатын берлеге" дип язуны хуплады. Элек бу идеяне Дөнья урыс халык җыены башлыгы урынбасары Константин Малофеев әйткән иде.

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте җитәкчесе мөфти Камил Сәмигуллин Русия Конституциясенә традицион гаилә кыйммәтләре төшенчәсен теркәү турында үзгәрешләр кертү тәкъдимен хуплады. Царьград басмасы белән әңгәмәсендә ул Конституциядә гаиләнең нәкъ менә ир-ат һәм хатын-кыз берлеге икәненә басым ясалырга тиеш дигән.

"Шулай ук гаиләнең табигате, аның булдырылу максаты – бала туу икәнен дә ассызыкларга кирәк дип уйлыйм", дигән мөфти.

Элегрәк Дөнья урыс халык җыены башлыгы урынбасары Константин Малофеев Конституциянең кереш өлешенә "гаилә – ир-ат һәм хатын-кыз берлеге" дип күрсәтергә, шулай ук анда "Ходайга ышану" сүзләрен дә кертергә тәкъдим иткән иде.

Камил Сәмигуллин шундый үзгәрешләр тәкъдим иткән Малофеевны "һичшиксез хаклы" дип бәяләде.

Мөфти шулай ук Русия халыклары традицияләрен "традицон булмаган катышу"дан араларга кирәк диде. Аның сүзләренчә, хәзер "циник" Көнбатыш мәдәниятенең безнең җәмгыятькә көчле йогынтысы күзәтелә. Бу йогынтыга аеруча яшьләр бирешә, чөнки аларның ныклы рухи үзәкләре юк, аны булдырырга кирәк дигән мөфти. Аның фикеренчә, балаларны интернет һәм медиалардагы "зарарлы контент"тан яклау бары дәүләтнең "ныклы карары" ярдәмендә генә эшләнергә мөмкин.

27 гыйнвар Русия Конституциясенә үзгәрешләр әзерләүче төркем 100 дән артык яңа пункт тәкъдим иткән. Аерым алганда, президент вазифасы атамасын "югары хаким" дип үзгәртергә, православ динен илнең төп дине итеп расларга, Русиянең Икенче дөнья сугышында "җиңүче дәүләт" икәнен төп канунда теркәргә дигән тәкъдимнәр яңгыраган.

XS
SM
MD
LG