Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО миссиясе: Русия Кырымда яшәүчеләрне гаскәргә алуны туктатырга тиеш


Архив фотосы
Архив фотосы

Кырымда яшәүчеләрне Русия гаскәренә алу оккупацияләүче илнең басып алынган биләмәләргә карата йөкләмәләрен үтәмәү булып тора.

Русия үзе оккупацияләгән Кырымда яшәүчеләрне гаскәргә алуын дәвам итә, бу басып алучы илнең үз өстенә алган бурычларын үтәмәве булып тора диелә БМОның күзәтү миссиясе белдерүендә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, Русия мәхкәмә реестрында 2019 елда гаскәргә барудан баш тарту очракларына карата ачылган 25 эш турында мәгълүмат бар. Гаепләнүчеләргә җинаять кодексы нигезендә 243тән алып 810 долларга кадәр күләмдә штраф түләткәннәр.

2017 елдан бирле шушы маддә нигезендә кимендә 68 җинаять эше ачылган, 32 очракта хөкем карары чыгарылган диелә хәбәрдә.

БМО миссиясендә Русиянең Кырым халкын гаскәргә мәҗбүри алуны, аннан баш тартканнарны җинаятьче буларак эзәрлекләүне туктатырга тиешлеген искәрткәннәр. "Халыкара һуманитар хокукка ярашлы, Кырымда оккупация башланганчы яшәгән кешеләр якланган затлар булып тора", диелгән БМО миссиясе хәбәрендә.

Элегрәк Human Rights Watch оешмасы Кырымнан гаскәргә алынганнарның 85 процентка якыны Русиядәге хәрби ныгытмаларга хезмәткә җибәрелә дип хәбәр иткән иде.

Европаның иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (ОБСЕ) каршында АКШ эшләре буенча вакытлы ышанычлысы Һарри Камиан сүзләренә караганда, 2018 елда Кырымнан 5600 кеше Русия гаскәренә хәрби хезмәткә алынган.

XS
SM
MD
LG