Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ финанс министрлыгы Кырым аннексиясе өчен Русиягә чикләүләрне киңәйтте


АКШ финанс министрлыгы
АКШ финанс министрлыгы

Чикләүләр дәүләт вазифасындагы җиде кешегә һәм Мәскәүдәге хосусый тимер юл ширкәтенә карата кертелде. 

АКШ финанс министрлыгы Русиянең Кырымны аннексияләү сәбәпле чираттагы чикләүләрен кертте. Алар җиде кешегә һәм Кырымга юлчылар йөртә торган хосусый тимер юл ширкәтенә карата кертелде.

Атап әйткәндә, Акъяр губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Михаил Развожаев, Кырым хөкүмәте җитәкчесе Юрий Гоцанюк, Акъяр канун чыгару җыенының яңа җитәкчесе Владимир Немцев, Федерация җыены әгъзасы Екатерина Албатаева һәм сайлау комиссияләренең өч җитәкчесенә карата чикләүләр кертелде. Моннан бер көн алда шушы ук кешеләргә карата чикләүләрне Европа берлеге керткән иде.

Моннан кала, чикләүләр Grand Service Express ширкәтенә кагылда. Ул Русиянең материк өлешеннән аннексияләнгән Кырымга Кырым күпере аша юлчылар йөртә.

Чикләүләр исемлектәге кешеләрнең һәм ширкәтләрнең АКШ тарафыннан контрольдә тотыла торган активларын туңдыруны күздә тота.

Русия Кырымны 2014 елда референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

XS
SM
MD
LG