Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирустан үлүчеләр саны 170 кә җитте, 7,7 мең кеше авырый


Үхән шәһәрендә хастаханә
Үхән шәһәрендә хастаханә

Бер тәүлек эчендә коронавирус йоктыручылар саны 1,7 меңгә арткан. 

Кытайда яңа коронавирус китереп чыгарган үпкә ялкынсынуы тагын 38 кешенең гомерен өзгән. Вирус тарала башлаганнан бирле үлүчеләр саны 170 кә җиткән. 7,7 мең кеше вирусны йоктырган, шуларның 1,4 меңе авыр хәлдә дип хәбәр иткән Кытайның сәламәтлек саклау мәсьәләләре белән шөгыльләнүче дәүләт комитеты. Бу турыда ТАСС яза.

Үлүчеләрнең 37се вирус таралу үзәге булган Хубэй төбәгендә диелә. Моннан кала, Кытайның Тибет төбәгендә дә коронавирус йоктыру очрагы теркәлгән. Шулай итеп, вирус хәзер илнең бөтен төбәкләрендә дә таралган.

Коронавирус йоктыру очраклары Һонконг, Тайвань, Таиланд, Япония, Көньяк Корея, АКШ, Канада, Вьетнам, Сингапур, Непал, Франция, Австралия, Малайзия, Германия һәм Финляндиядә дә бар.

Русия Ерак Көнчыгыштан Кытайга җәяү һәм автомобильдә үтү нокталарын ябуны озайтырга карар бирде. Бу чикләүләр Амур өлкәсе, Яһүд автоном өлкәсе, Хабаровски, Приморски, Байкал арты крайларында кертелде.

Кытай белән тимер юл аша элемтә өчен бер генә рейс - Мәскәү-Пекин рейсы калдырылды.

Татарстанда республика президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә коронавирустан саклану штабы булдырылды. Аны вице-премьер Ләйлә Фазлыева җитәкләячәк. Штаб көн саен җыелачак дип хәбәр итә РБК.

XS
SM
MD
LG