Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда күп балалы гаиләләргә җир урынына 250 мең сум акча бирергә уйлыйлар


Башкортстанның Дәүләт җыены бу турыдагы канун өлгесен беренче укылышта кабул иткән.

Башкортстанда күп балалы гаиләләргә җир урынына 250 мең сум акча бирә башларга мөмкиннәр. Башкортстан парламенты республикада җир мөнәсәбәтләре турында канунына шундый үзгәрешләр кертергә җыена. Канун өлгесе беренче укылышта кабул ителде дип яза Башинформ.

Акчалата ярдәмне өч яки аннан күбрәк бала тәрбияләүче һәм инвалид баласы булган гаиләләргә бирергә җыеналар. Мондый төр гаиләләр дәүләттән үзләренә йорт төзү өчен бушлай җир кишәрлеге алырга хокуклы. Әмма йорт төзергә теләге булмаганнарга акчалата ярдәм кулайрак булыр иде дип саный депутатлар.

Башкортстанның җир һәм милек министрлыгы мәгълүматына караганда, хәзер республикада 15 мең күп балалы һәм инвалид бала тәрбияләүче гаилә җир кишәрлеге алуга чиратта тора, шуларның 16 меңе Уфага туры килә. Узган елда бушлай җир кишәрлеген Уфада 200 гаилә алган. 2020 елда тагын 300 гаиләгә җир бирергә җыеналар.

Министрлык мәгълүматынча, чиратта торучы гаиләләрнең якынча яртысы җир урынына акча алырга риза. Дәүләт казнасына бу 750 млн сумга төшәчәк.

Татарстанда 2020 елның 1 гыйнварына 40 420 җир кишәрлеге гаиләләргә бирелеп, кадастр исәбенә бастырылган. Җир алырга хокукы булган гаиләләр саны 60 300, шуларның 16 333е Казанда. Күп балалы гаиләләрне җир белән тәэмин итү планы 71,2 процентка үтәлгән диелә Татарстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының хисабында.

XS
SM
MD
LG