Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федераль акчалар алуда Башкортстан Идел буе бүлгесендә беренче урынга чыккан


2019 елда Башкортстан бюджетына 54 млрд сум федераль акчалар җәлеп ителгән.

Башкортстан Мәскәү тарафыннан акча белән тәэмин ителештә Русиядә алдагы урыннарда тора. Идел буе республикалары арасында ул беренче, ил күләмендә унынчы урында. Бу мәгълүматны Русия думасына Башкортстаннан сайланган депутатлар белән очрашуда республика җитәкчесе Радий Хәбиров китергән, дип яза Башинформ.

Хәбиров белдергәнчә, 2019 елда республикага 54 млрд сум федераль акчалар килгән. Бу 2018 ел белән чагыштырганда 2 миллиардка диярлек күбрәк. Акчаларның 18 миллиарды илкүләм проектларны финанслау өчен бирелгән.

Хәбиров 2020 елга Башкортстан илкүләм проектлар өчен 15,7 млрд сум алачагын әйткән. Тагын 11 миллиард сумлык гаризалар үзәкнең хуплаганын көтә. Хәбиров депутатларны бу юнәлештә республика белән бергә актив эшләргә чакырды. Ул шулай ук республиканың 7,5 млрд сумга диярлек исәпләнгән проектларын федераль үзәк кире кагуын әйткән.

XS
SM
MD
LG