Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа шурасы парламент ассамблеясы Русиягә дәгъва белдерде


Европа шурасы парламент ассамблеясе утырышлар залы
Европа шурасы парламент ассамблеясе утырышлар залы

ПАСЕ депутатлары Русия алдына Кырымны аннексияләүне туктату, кеше хокуклары Европа мәхкәмәсе карарларын тулаем үтәү һәм башка таләпләр куя.

Европа шурасы парламент ассамблеясы (ПАСЕ) шурада торган бер төркем илләрнең үзләренә алган йөкләмәләрен үтәвен тикшерү нәтиҗәләре буенча резолюция кабул итте. Документта Русиягә карата да гаепләүләр бар, алар башлыча Украинадагы вәзгыятькә кагыла. Русия делегациясе башлыгы Петр Толстой элек бу документка каршы чыккан иде дип яза Коммерсант.

Резолюциядә Русиядәге проблемнар турында әйтелә. Аерым алганда, демократия, канунның өстенлеге һәм кеше хокуклары мәсьәләсендә хәлләрнең начарая баруы, дини ирек кимүе, Грузиянең Көньяк Осетия һәм Абхазия биләмәләрен әкренләп кенә басып ала бару, Крымны канунсыз аннексияләү һәм Украина көнчыгышында Русиянең хәрби агрессиясе тәнкыйтьләнә.

ПАСЕ Русияне бу проблемнарны бетерү белән шөгыльләнергә чакырды. Документта шулай ук русияләргә карата Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе чыгарган карарларны үтәүдә киртәләрне бетерергә, 2014 елда Донбасс күгендә MH17 рейсы казасы эшендә тикшерү белән хезмәттәшлек итәргә, сексуаль азчылыклар хокукларын бозуга каршы чаралар күрергә, Борис Немцовны үтерүчеләрне ачыклауда халыкара җәмәгатьчелек белән хезмәттәшлек итәргә, Төньяк Осетия һәм Абхазияне акрынлап аннексияләүне туктатырга Мински килешүләрен тулысынча үтәргә, Крымны аннексияләүне һәм Украина көнчыгышындагы низагка катышуны туктатырга, Кеше хокуклары Европа конвенциясен тулаем үтәргә дигән таләпләр бар.

ПАСЕ резолюциясендә Русиядән кала тагын тугыз илгә дәгъвалар белдерелә: Албания, Армения, Азәрбайҗан, Болгария, Грузия, Молдавия, Черногория, Төньяк Македония, Төркия һәм Украина.

XS
SM
MD
LG