Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киевта полиция мәчеткә килгән мөселманнарны тикшергән


Архив фотосы
Архив фотосы

31 гыйнвар Киевта "Альраид" ислам мәдәни үзәге мәчетендә дәүләт миграция хезмәте, полиция вәкилләре җомга намазына килгән мөселманнарны тикшергән.

Мәчеткә килгән мөселманнарны полиция тикшереп керткән һәм чыкканда да тикшергән. Берничә кеше тоткарланган.

Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров әлеге вазгыятькә ризаслыгын белдереп: "Киевта кешеләргә ау оештырган вөҗдансызлар аннексияләнгән Кырымда кырымтатарлар яшәгән урыннарда сафари оештырган ФСБ кабәхәтләреннән тик формалары һәм битлекләре булмау белән генә аерыла. Тикшерүләр мәчет, йә җомга намазы белән бәйле түгел, хезмәткәрләр мигрантларны, яшәргә рәсми рөхсәте булмаганнарны эзләделәр дип мине күнектерергә теләүчеләргәр шуны әйтә алам: автобуслар җомга намазына ярты сәгать алдан килгәннәре билгеле. Кич мин миграция хезмәте, полиция җитәкчеләре белән элемтәгә кердем. Украин ватандашларына ау оештырып, мәчеттән чыккан кешеләрне тоткарлаучыларга күрсәтмә бирүчеләр җәмәгать алдында гафу үтенергә тиешләр. Икенче юлы чиркәү, синагога һәм башка урыннарда да канунсыз ау уздырылачагын көтәбез" дип язды Чубаров үзенең Facebook битендә.

Украина мөселманнарының дини идәрәсенең мөфтие Саид Исмәгыйлов сүзләренчә, ислам мәдәни үзәгенең мәчетенә миграция хезмәтенең ике автобусы, 40 полиция хезмәткәре килгән. Алар җомга намазы алдыннан да, намаз вакытында да, намаздан соң да мөселманнарның документларын тикшергән.

"Элегрәк мин Русия хакимиятен мәчетләр янында тикшерү оештыру өчен тәнкыйтьли идем, бүген шундый ук хәл Киевта булды. Намаз алдыннан, сәгать 12ләр тирәсендә Киев ислам мәдәни үзәге мәчетенә ике автобуста илнең полициясе белән Дәүләт миграция полициясе вәкилләреннән торган коралланган 40ка якын кешелек хезмәткәрләр килде. Аларның кайберләре битлек килгән иде. Алар мәчеткә юл тоткан мөселманнарның документларын тикшерде", диде Исмәгыйлов.

Хокук саклаучылар документлары булмаган 25 кешене тоткарлауларын әйтә. Алар арасында Украинада яшәргә хокукы булмаган 15 чит ил ватандашы булган.

XS
SM
MD
LG