Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киноханә: февральдә кинода нәрсә карарга?


Яңа ай башлануга Азатлыкның Киноханә шәлкеме чыгачак яңа кызыклы фильмнар белән таныштыра. Бу айда "1917" исемле хәрби драманы, Һарли Квинн турында кинокомиксны, Доктор Дулиттл турында гаилә фильмын карап булачак.

1917

Бу атнада кинода күрсәтелә башлаган фильм үзенә инде шактый игътибарны җәлеп итә алган. "Алтын Глобус" тантанасында ул иң яхшы режиссер бүләген алган һәм иң шәп драма фильмы булып танылган. Алай гына түгел, "1917" "Оскар" премиясендә бер үк вакытта 10 номинациягә тәкъдим ителгән!

Режиссер Сэм Мендес локаль фронт күренеше аша Беренче дөнья сугышының барлык дәһшәтен күрсәтә. Ике британ гаскәриенә башкарырга мөмкин булмаган әмер бирелә: дошман булган җирне берничә сәгатьтә узып, йөзләрчә кешенең гомерен коткарачак мәгълүматны җиткерү.

Кемгә карарга? Хәрби драма яратучыларга

Ерткыч кошлар: Һарли Квинның гаҗәеп кыйссасы (Birds of Prey: And the Fantabulous Emancipation of One Harley Quinn)

"Суицид төркеме" фильмы төрлечә кабул ителсә дә, күпчелек тамашачы һәм кинотәнкыйтьче бер фикер белән риза: Һарли Квинн роленә Марго Роббины сайлау уңышлы булган. Фильм төшергәндә аңа "Ерткыч кошлар" идеясе килә, фильм шулай барлыкка килә дә.

Хакимият бер төркем җинаятьчегә үз хаталарын төзәтү мөмкинлеген бирә. Хәйләсе шунда: алар җибәрелгән миссиядә бу кешеләр мөгаен һәлак булачак. Тик Һарли Квинн такымы җиңел генә бирелми.

Кемгә карарга? Зәвыклы фильмнар һәм Готэм турында кинокомикслар җанатарларына

Керпе Соник (Sonic the Hedgehog)

Февральнең икенче яртысы уеннар дөньясы белән яхшы таныш булганнарны шатландырачак. Заманында зур популярлыкка ия булган видеоуен каһарманы Соник кинога чыга. Кешеләр дөньясына эләккән Соник исемле керпе яңа дусты Том белән таныша (Джеймс Марсден) һәм алар бергәләп явыз доктор Роботникка (Джим Керри) каршы көрәшәләр.

Шунысы кызык: фильмның беренче трейлеры күп тәнкыйть ителде, тамашачылар махсус эффектларны ямьсез дип атады. Нәтиҗәдә, студия фильмның редизайнын тәкъдим итте.

Кемгә карарга? Соник уенын хәтерләүчеләргә.

Караңгы сулар (Dark Waters)

Зур химия ширкәтендә корпоратив юрист булып эшлгәгән адвокат Роберт Билотт мәхкәмәдә элек эшләгән ширкәтенә каршы чыга. Мәхкәмәдә ул дистәләрчә ел буена кешеләрне агулаган, суларны химикатлар белән пычраткан җитәкчелекне гаепли. Бу эшне ул 19 ел алып бара, тик хакыйкать җиңеп чыга алачакмы?

Чын вакыйгаларга нигезләнгән биографик драма. Төп рольләрне Марк Руффало белән Энн Хэтэуэй башкара.

Кемгә карарга? Дөнья бизнесының караңгы якларын фаш итүне яратып караучыларга.

Доктор Дулиттл (Dolittle)

20 февраль көнне балалар да, олылар да рәхәтләнеп карый алган фильм чыга. Танылган Дулиттл ролен бу юлы кече Роберт Дауни башкара. Фильм Һью Лофтингның балалар әкиятенә нигезләнә.

Танылган ветеринар доктор Дулиттл хатынын югалтканнан соң үз йортында гына яши, ябык тормыш алып бара. Аның бердәнбер дуслары – экзотик хайваннар. Ләкин патшабикә авырып киткәч, аңа өен калдырып, ерак әкияти утрауга барырга, рәхимсез дошманнар белән көрәшергә, кирәкле даруны эзләп табарга туры килә.

Кемгә карарга? Матур әкият сөючеләргә.

XS
SM
MD
LG