Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Мифтахов тоткарлануына бер ел тулды


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Тумышы белән Түбән Камадан булган МДУ аспиранты Азат Мифтахов узган елның 1нче февралендә шартлаткыч әзерләүдә гаепләп кулга алынган иде.

Азат Мифтаховның СИЗОда утыруына бер ел тулды. Бүген Мәскәүдә ике урында - "Ачык Русия" офисында һәм Сахаров үзәгендә - сәяси тоткыннарга теләктәшлек белдереп чаралар узды, анда Азат Мифтахов эше турында да чыгышлар ясалды.

26 яшьлек Азат Мифтахов "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә гаепләнә. Ул кулга алынгач полиция кыйнаулары турында да белдерде. Аны сак астында тоту вакыты бер елда даими озайтылып килде. Чираттагы мәхкәмә Мәскәү шәһәр мәхкәмәсендә 4 февральгә билгеләнгән.

Мифтаховны азат итүне сорап галимнәр, хокук яклаучылар чыкты, алар Русия җитәкчелегенә ачык мөрәҗәгать юллады. Активистлар аңа теләктәшлек чаралары уздыра.

Мифтаховның әнисе Гөлнур Хөсәенова улын яклауны сорап Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка хат та язды. Хатта ул Азатның сак астында канунсыз тотылуы, тоткарланганда азаплауларга дучар булуы, диссертациясен язарга мөмкинлек бирмәүләре турында сөйли.

XS
SM
MD
LG