Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхмәтхан Солтан һәйкәле өчен урынны үзәктән бер почмакка күчермәкчеләр


Киевта Әхмәтхан Солтанга һәйкәл
Киевта Әхмәтхан Солтанга һәйкәл

1 февраль Акмәчет, Алупка, Кача шәһәрләрендә ике тапкыр Советлар берлегенең каһраманы, очучы Әхмәтхан Солтанны искә алу чаралары үтте. Акмәчет хакимияте исә аңа куелачак һәйкәлнең урынын үзәктән бер почмакка күчермәкче була.

Әхмәтхан Солтанның 100 еллыгын үткәрүне оештыру максатыннан бу атнада Кырым Милләтара мөнәсәбәтләр дәүләт комитетында (сөргенгә дучар булган ватандашлары сүзе комитет исеменнән алып ташланды-ред.) узган утырышта Акмәчет башкарма комитетының вәкиле һәйкәлне мәйданның үзәгеннән бер почмакка күчерергә тәкъдим итте. Утырышта катнашкан кырымтатарлар мондый гамәл җәмгыятьттә шау-шу уятыр дип әйтүдән узмады.

Бу утырыш хакында хакимият булдырган "Миллет" кырымтатар телеканалының яңалыклар програмының кырымтатар телендә хәбәр ителгән булса, бер сәгәтьтән соң тапшырылган урыс телендәгесендә бөтенләй күрсәтелмәде, каналның сайтында да бу хәбәр куелмаган.

Әхмәтхан Солтанга һәйкәл кую хакында 2010 елда аның 90 еллыгына сүз башланган иде, ләкин шәһәр хакимияте аңа акча бүлмәде.

2020 ел октябрендә Әхмәтхан Солтанга 100 ел була. Шул уңайдан кырымтатар активистлары акча җыеп аның һәйкәлен Акмәчетнең базар янындагы Әхмәтхан Солтан исемендәге мәйданда, элек һәйкәл өчен дип билгеләнгән урында урнаштырырга җыена. Бу урынга карап сынчы Айдер Алиев һәйкәлнең макетын да эшләде.

Очучының 100 еллык юбилеена Кырымның мактаулы ватандашы булган Әхмәтхан Солтанга һәйкәлне Акмәчеттә аның исемен йөрткән мәйданда торгызуына нинди пропаганда комачаулаганын һәркем яхшы белә. Акмәчет һава аланына да Әхмәтхан Солтан исемен ни өчен бирмәүләре беркемгә сер түгел. Милләте кырымтатар булганы өчен Әхмәтхан Солтанга өченче каһараман исеме бирелмәгәне хакында аның очучы дуслары ачыктан-ачык сөйләгәне билгеле.

Әхмәтхан Солтан 1971 елның 1 февралендә сынаулар вакытында очкыч шартлавы нәтиҗәсендә һәлак булды.

XS
SM
MD
LG