Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Казакъстанны мөселманнарны эзәрлекләгән Кытайга каршы басымда Вашингтонга кушылырга чакырды


Помпео Кытайда туганнары "тәрбия лагерь"ларында утыручы казакълар белән очраша
Помпео Кытайда туганнары "тәрбия лагерь"ларында утыручы казакълар белән очраша

АКШ Дәүләт Департаменты башлыгы Майк Помпео элекке СССРның берничә иленә рәсми сәфәр кыла.

Икенче февраль көнне ул Казакъстанга килеп президент Касыйм-Җомарт Токаев һәм тышкы эшләр министры Мохтар Тлеуберди белән очрашты. Ул шулай ук Кытайдан булган казакълар белән күреште һәм алар Майк Помпеога Синҗанда "тәрбия лагерь"ларында тотылучы туганнары турында сөйләде.

Азатлык радиосы (казакъ редакциясе) хәбәрчесенә интервьюда Помпео АКШның төбәк белән хезмәттәшлеге, Казакъстанда журналистларга басымына карата Вашингтонның позициясе, Синҗанда этник казакъларга карата фикерләрен әйтте.

Помпео Синҗанда мөселманнарның эзәрлекләве өчен Казакъстанны Кытайга каршы басымда Вашингтонга кушылырга чакырды. Ул әлеге мәсьәләне Казакъстан тышкы эшләр министры Мохтар Тлеуберди белән очрашуда да күтәрүен сөйләде.

- Кешенең төп хокукларын яклау милләтнең рухын күрсәтә. Без кешеләр сәүдәсе һәм Кытай коммунистик партиясенең Казакъстан белән чик төбәк булган Синҗанда бер миллионнан артык уйгыр мөселманнары һәм этник казакъларның авыр хәле турында сөйләштек, - диде Помпео.
Ул бу репрессияләрне кичекмәстән туктату өчен барлык илләрне АКШка кушылырга чакырып белдерү ясады.

- Без аларга имин сыену бирүне һәм Кытайдан качарга теләүчеләргә сыену бирүне сорыйбыз. Кешенең намусын якла, бары дөрес булганны эшлә, - дип өстәде Помпео.

Пекинның Синҗан мөселманнарын эзәрлекләвенә каршы АКШ Дәүләт секретаре Казакъстанны Кытайга бергәләп басым ясарга чакырды
БМО һәм хокук яклау оешмалары Кытайдагы "тәрбия лагерь"ларында бер миллионнан ике миллионга кадәр кеше, нигездә уйгырлар тотыла дип саный. Пекин үзенең гамәлләрен экстремизм һәм террорчылык белән көрәш дип атый.

Кытай төбәктәге мөселманнарга карата рәхимсез сәясәт алып баруын даими кире кагып, лагерьларда профессиональ әзерлек эше тәэмин ителә дип белдерә.

Синҗандагы сәясәте өчен Кытайны тәнкыйтьләүдән даими читләшеп килгән Тлеуберди хөкүмәте хәзер дә бу мәсьәләдә аңлатма бирмичә, икътисад хезмәттәшлеге һәм иминлек өлкәсендәге хезмәттәшлеккә йөз тотты.

XS
SM
MD
LG