Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Нью-Йоркта Америка татарлары белән очрашты


Рөстәм Миңнеханов һәм Илдар Агиш, Нью-Йорк
Рөстәм Миңнеханов һәм Илдар Агиш, Нью-Йорк

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Нью-Йоркта Америка татарлары белән очрашты. Ул БМО утырышында Татарстан турында хисап тәкъдим итүдә катнаша.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Нью-Йоркка килде. Ул БМО җитәкчесе Антониу Гутерриш белән очрашачак, шулай ук БМОда Русиянең даими вәкиле Василий Небензя белән очрашу да каралган. Ул БМО утырышында Татарстан турында хисап тәкъдим итүдә катнаша.

Миңнеханов Нью-Йоркка килгәч Америка татарлары берләшмәсенең активы белән очрашты. Сөйләшү татар телендә барды диелә президент сайтындагы хәбәрдә. Очрашуның модераторы Америка татарлары берлеге рәисе урынбасары Илдар Агиш булган.

Миңнеханов Нью-Йоркта Америка татарлары белән очрашты
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:27 0:00

Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, Татарстан белән АКШ арасында шактый тыгыз икътисади багланышлар бар. Республикада Америка инвесторлары катнашында 50 дән артык ширкәт эшли.

Очрашуда Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерү, Дөнья татар конгрессы белән элемтәләрне ныгыту хакында сөйләшкәннәр. 17 гыйнварда Нью-Йоркның Карнеги-холлында “Үзгәреш җиле” концерты узганы да искәртелгән.

Бүгенге көндә АКШта 3500 дән артык татар яши. Алар Нью-Йоркта, Вашингтонда, Сан-Францискода, Нью-Джерси штатының Төньяк-көнчыгышында, Коннектикут, Вирджиния, Пенсильвания, Оклахома һәм башка штатларда гомер итә.

Америкада ике зур татар оешмасы бар. Сан-Францискода Америка төрки-татар ассоциациясе 1950нче елларда оешкан, Нью-Йорктагы Америка татарлары ассоциациясе 1927 елның 15 мартында теркәлгән.

XS
SM
MD
LG