Сүриядә махсус биремнәр үтәү барышында Русия федераль иминлек хезмәтенең махсус үзәге хәрбиләре һәлак булган. 1 февральдә Алеппо шәһәре янында Сүриядә хәрби хезмәттә булган дүрт русияле ут астына эләккән. Бу хәрбиләр снайпер парлары була, алар Сүрия армиясенә ярдәмгә җибәрелгән була. Бу хакта кайбер Telegram каналлар хәбәр итте.
ФСБ идарәләренең берсендә төшерелгән дип аңлатылган фотоларда һәлак булучыларның сурәтләре һәм биографияләре язылган.
Һәлак булучылар – “К” үзәге хезмәткәрләре капитан Дмитрий Минов һәм майор Руслан Гыймадиев диелә. 1978 елгы Руслан Гыймадиевның хатыны һәм ике баласы калган. “С” үзәге сугышчылары лейтенант Всеволод Трофимов Һәм майор Булат Әхмәтҗановның да үлеме турында әйтелә.
Русия хәрбиләре сугышчылар ачкан ут астында калып һәлак булган дип белдерелә.
Булат Әхмәтҗанов 1987 елгы, 2010 елдан иминлек органнарында хезмәт иткән, ике улы бар диелә.
Әхмәтҗанов тумышы белән Мари Иле, Бәрәңге бистәсеннән икәне билгеле. Ул Казан Суворов училищесында укыган.
ФСБ яки Русия саклану министрлыгыннан бу хакта рәсми хәбәрләр юк.