Accessibility links

Кайнар хәбәр

Агора: Башкортстан интернет иреге чикләнгән төбәкләр арасында


Русиядә интернет иреге торышы харитасы
Русиядә интернет иреге торышы харитасы

Агора һәм РосКомСвобода чыгарган хисапта 2019 елда Русиядә интернет иреген чикләүның 440 меңгә якын очрагы булуы әйтелә.

2020 елның 4 февралендә Агора Халыкара хокук яклау төркеме һәм РосКомСвобода иҗтимагый оешмасы 2019 елда Русиядә интернет иреге торышы хакында хисап чыгарды. Агора бу өлкәдә күзәтүләрен 2008 елдан бирле алып бара.

Тикшеренүләрдә интернетта мәгълүмат алу һәм тарату иреген чикләүләрнең һәр очрагы исәпкә алынган. Моны авторлар дәүләт органнарының эшчәнлеге турында рәсми хисаплар, эксперт бәяләмәләре, медиада дөнья күргән мәгълүмат, блоглардагы язмалар, кулланучыларның һәм интернет-ресурс ияләренең белдерүләре аша белгән.

2019 елда Русиядә интернет ирегенә катышуның 438 981 очрагы теркәлгән, (2018 елда - 662 842). Шуларның 434 275 очрагы интернет-сайтларга һәм сервисларга керүне чикләү һәм төрле сәбәпләр нигезендә мәгълүматны тыю булып тора.

Хәлнең торышы Башкортстанда аеруча сизелерлек начарайган. Республика интернет ирегенең “кызыл” бүлегенә эләккән (30 дан артык очрак яки көч куллану – җитди басым). Хисап авторлары Башкорстанда дигитал ирекне чикләүнең 155 очрагын һәм матбугат чарасы эшенә тыкшынуның өч очрагын теркәгән.

XS
SM
MD
LG