Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трампның Конгресска хисабы: Америка янәдән чәчәк ата


Дональд Трамп Конгресс алдында чыгыш ясый
Дональд Трамп Конгресс алдында чыгыш ясый

АКШ президенты Дональд Трамп Конгрессның ике пулаты каршында илдәге хәлләрнең торышы хакында еллык хисабы белән чыгыш ясады.

Киләсе президент сайлауга тугыз ай кала ясалган доклад Дональд Трампның сайлау алды чыгышы кебек яңгырады. Трамп Американың уңышлары, казанышлары турында сөйләде, шул ук вакытта көндәшләре тарафына турыдан-туры тәнкыйть сүзләре дә юллады. Трамп сүзләренчә, ул Американы җитәкләгән өч ел дәвамында ил яңадан чәчәк ату чорына әйләнеп кайткан. Икътисад тотрыклы рәвештә үсә, моның билгеләре дип президент икътисадны көйләүнең кимүен, салымнар түбәнәюен һәм яңа сәүдә килешүләре төзүне атады.

Президент хисабында китерелгән саннарга караганда, өч ел эчендә Америкада 7 миллион яңа эш урыны булдырылган, эшсезлек кимеп, соңгы 50 елда иң түбән күрсәткечләргә җиткән. Афроамериканнар арасында мәшгульлек моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә җиткән. Фәкыйрьлек дәрәҗәсе кискен кимегән.

Моннан кала, үзенең чыгышында Трамп Венесуэла җитәкчесе Николас Мадуроны тиран, диктатор дип атап, залда утырган Венесуэла оппозициясе лидеры Һуан Гуайдога илнең президенты буларак мөрәҗәгать иткән.

Дәүләт мәктәпләре санын арттырыр өчен акча сораган демократларга җавап итеп Трамп балаларын хосусый мәктәпләргә җибәрергә теләүче ата-аналарга ярдәм күрсәтү дөресрәк булуын белдергән. Дәүләти мәктәпләрне ул “булдыксыз” дип атаган. Трамп белдергәнчә, АКШка кануни булмаган миграцияне туктатуда шактый уңышларга ирешелгән, ләкин демократлар андый мигрантларга теләктәшлек күрсәтә, кайбер штат һәм шәһәрләр федераль иммиграция хезмәте таләбе белән чит ил кешеләрен хакимият вәкилләренә тапшырмый һәм аларга салым түләүчеләр акчасына бушлай медицина ярдәме күрсәтә.

Трамп шулай ук илнең саклану мөмкинлекләре артуын, саклану бюджетының сизелерлек зураюын әйтте. Американың Әфганстанда хәрби низагта катнашуын туктатырга кирәк диде.

Президент сүзләренчә, алдагы елларда АКШ илнең инфраструктурасын яңартуга, Айга һәм Марска очышлар оештыру, СПИД чирен ахыргача җиңүгә зур гына акчалар тотарга тиеш. Ул СПИДны бу ун еллыкның ахырына җиңеп була дип саный.

Трампның чыгышын күзәтүчеләр белдергәнчә, демократлар аны тыңлаганда кул чапмаган диярлек, ә кайбер белдерүләренә каршы килеп шаулап та алганнар. Президент чәршәмбе көнне Сенатта үзенә карата импичмент эше буенча тавыш бирү булачагы турында бер сүз дә әйтмәгән. Чыгышы алдыннан Трамп Вәкилләр пулаты спикеры Нэнси Пелосига күрешү өчен кулын бирмәгән. Моңа җавап итеп Пелоси Трамп чыгышы тәмамланганнан соң аның тексты язылган кәгазьләрне ертып аткан.

XS
SM
MD
LG