Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирустан үлүчеләр саны 500 гә якынлашты


Узган тәүлектә коронавирус тагын 65 кешенең гомерен өзгән. 2019-nCoV вирусын йоктыручылар саны 24500 кешедән арткан.

5 февраль иртәсенә алынган саннарга караганда, 2019-nCoV коронавирусы китереп чыгара торган үпкә ялкынсынуы чиреннән барлыгы 492 кеше үлгән. Бу турыда South China Morning Post хәбәр итә. Соңгы тәүлектә чир 65 кешенең гомерен өзгән, бу эпидемия дәвамында иң зур күрсәткеч.

Авыручылар саны 24500 дән арткан, Кытайда 3887 яңа очрак теркәлгән, бу чир тарала башлаганнан бирле иң зур тәүлеклек күрсәткеч булып тора. 911 кеше терелгән.

Япониядә 3700гә якын юлчы төягән круиз корабы карантинга ябылган. Андагы 10 кешедә коронавирус табылган. Юлчылар арасында ике русияле бар дип хәбәр иткән Русиянең Токиодагы илчелеге.

Русия ватандашларын коронавирус эпидемиясе үзәге булган Үһән шәһәреннән алып кайту эше башкарыла. 4 февральдә cаклану министрлыгы 128 русия ватандашын һәм 16 Евразия килешүе илләре ватандашларын Хубэй төбәгеннән алып чыккан. Кытайдан кайтарылган кешеләрне Төмән өлкәсендәге шифаханәдә ике атналык карантинда тотачаклар, алар арасында коронавирус йоктыручылар ачыкланмаган.

Русия вәкиллеге мәгълүматына караганда, Үһәндә 341 Русия кешесе бар, шуларның яртысы илнең рәсми вәкилләре белән элемтәгә чыккан.

XS
SM
MD
LG