Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ активисты Рәис Хәбиров мәхкәмәсе кабат кичектерелде


Рәис Хәбиров
Рәис Хәбиров

Казанда ТИҮ активисты Рәис Хәбировка карата ачылган җинаять эшен караучы мәхкәмәнең дүртенче утырышы үтте. Мәхкәмәдән бу юлы да карар чыкмады. Киләсе утырыш 12 февральгә билгеләнде.

5 февральдә Казанның Совет районы мәхкәмәсендә узган утырышта активист Рәис Хәбировка беренче психиатр экспертизасы уздырган үзәктән табиб-психиатр Марина Анисимова тыңланды.

Мәхкәмәдә бу юлы башка прокурор Марсель Хәйруллин катнашты.
Утырышка психиатр үзәге белгече кергәнче Хәбировның яклаучысы Алексей Златкин хөкемдарга мәхкәмәдә инде өченче тапкыр прокурорның үзгәрүен, Хәйруллинның моннан алда узган утырышлар белән таныш булмавын һәм моның мәхкәмә процессына турыдан тәэсир итәчәген әйтте.

Златкин шулай ук бүген психиатрия үзәге белгече тыңлана калса, аннан Хәбировка карата уздырылган психиатрия экспертизасы нәтиҗәләренең ни өчен нигезсез булуын сорау белән чикләнергә кирәк дигән тәкъдимен дә кертте. Хөкемдар Илнар Кәлимуллин Алексей Златкин әйткәннәр белән килешмичә, Анисимованы тыңлауга күчте.

Психиатрия белгече хөкемдарның "Хәбировның психик авыруы җәмгыять өчен куркыныч тудырамы?", дигән соравын "әйе, тудырырга мөмкин", дип җаваплады.

Адвокат Златкинның Хәбировның авыруы нинди рәвештә һәм нәкъ менә нинди психик тайпылышлары үзенә һәм җәмгыятькә куркыныч тудыра алуы турындагы соравына Анисимова "Хәбиров психик үзәктә тотылганда режимны бозды, ачлык игълан итте һәм бу үзенә зыян китерү дип санала", диде.

Адвокатның "Теләсә кайсы кешене психиатрик хастаханәгә салсалар, хәтта авырмаган кеше дә моңа протест белдерә, сез нигә мондый хәлне җәмгыятькә куркыныч тудыручан дип бәялисез?", дигән соравына Анисимова җентекле җавап бирү урынына, гомум фразалар белән генә чикләнде.

Эксперт һәм яклаучы арасында бәхәс белән узган сорау-җавап өлешендә Анисимова ахырдан, минем җаваплар сезне кәнәгатьләндерми икән, ул вакытта теләсә кайсы психиатрик үзәктә Хәбировның авыруына бәйле яңа психиатрик экспертиза уздыра аласыз, моны хөкемдар хәл итсен, диде.

Хөкемдар утырыш карарын ачыклаганчы сүзне адвокат Златкинга бирде.
Златкин чыгышында, белгеч тә раславынча, үзәккә Хәбировның нәкъ менә нинди авыруы җәмгыятькә куркыныч тудыруы турында сорау бирелмәгән. Бүген фикере тыңланган белгеч тә бу сорауга җавап бирә алмады. Экспертиза карарында исә Хәбировның агрессив булмавы язылган.

"Моңа кадәрге психиатрик хастаханә экспертизасында Хәбировка карата "Ул үз гамәлләре белән идарә итә алмый" диелгән һәм шул ук вакытта "Хәбиров вазгыятьне дөрес аңлый ала", дип язылган. Болар капма каршылык тудыра. Хәбировка кабаттан психиатрик экспертиза уздыру кирәк. Һәм моны Мәскәүдәге Сербский исемендәге психиатрия һәм наркология үзәгендә уздыруны сорыйбыз", дип белдерде Златкин.

Прокурор адвокатның фикерләренә каршы чыкса да, хөкемдар Хәбировка карата карар чыгармады.

Хөкемдар, адвокаттан мәхкәмәгә Хәбировка карата кабаттан психиатрик экспертиза үткәрүнең социаль-хокукый нигезле булуы турында төгәл һәм язмача сораулар әзерләвен сорап киләсе мәхкәмә утырышын 12 февральгә билгеләде.

Татар иҗтимагый үзәге активисты Рәис Хәбиров узган елның июнь башында мәхкәмә карары белән психиатрия хастаханәсенә ябылган иде. Ул анда ачлык игълан итте. 5 июльдә аның хастаханәдән чыгарылуы билгеле булды.

Рәис Хәбировны "корал яки корал буларак кулланылган әйбер ярдәмендә аңлы рәвештә кеше сәламәтлегенә җиңелчә зыян салу" маддәсе нигезендә гаеплиләр.

Активист үзе хакимият аны оппозиция вәкиле буларак төрмәгә утыртырга тели дип саный.

XS
SM
MD
LG