Төркмәнстанның көнчыгышындагы Лепаб төбәгендә яше 40тан узган түрәләргә агарган чәчләрен буямаска, ә кара чәчлеләрне чәчләрен чал төскә кертергә мәҗбүр итәләр. Шул рәвешле алар илнең президенты Корбангулы Бердымөхәммәдовка охшарга тиеш була. Бу турыда Төркмәнстандагы Азатлык радиосы журналисты хәбәр итә. Бердымөхәммәдов 2018 елның августыннан халык алдында чал чәчле килеш күренә башлаган.
Төбәк җитәкчелеге җирле түрәләрдән, мәктәп һәм хастаханә хезмәткәрләреннән 1 февральдән башлап чал чәчле булуларын таләп итә. Чәчләре агарырга өлгермәгәннәргә чәчен агартырга кушыла. Президент төбәккә килсә, аның янына күпчелек чал чәчле түрәләр кертеләчәк дип кисәткән төбәк җитәкчелеге.
2019 елның гыйнварында Төркмәнстанның дәүләт оешмаларын Бердымөхәммәдовнең яңа портретларын сатып алырга мәҗбүр иткәннәр. Ул сурәтләрдә илбашының чәчләре өлешчә агарган. Моңа кадәр рәсми сурәтләрендә ул кара чәчле була. Ул агарган чәчләрен буяп йөрткән вакытта Лепаб төбәгендә дәүләт оешмалары хезмәткәрләрен дә аның кебек агарган чәчләрен яшерүләрен таләп итәләр иде диелә хәбәрдә.
Журналистлар белдергәнчә, алар бу темага рәсми аңлатма ала алмаган.