Accessibility links

Кайнар хәбәр

Танылган Һолливуд актеры Кирк Дуглас 103 яшендә вафат булган


Кирк Дуглас
Кирк Дуглас

Кирк Дуглас - Американың иң өлкән актерларының берсе, аңа 103 яшь була. Ул үз гомерендә 80 гә якын фильмда уйнаган.

АКШта Һоливудның иң өлкән яшьтәге актерларыннан берсе Кирк Дуглас вафат булган. Ул 103 яшендә була. Атасының вафаты турында танылган кино актеры Майкл Дуглас социаль челтәрләрдә хәбәр иткән.

"Бөтен дөнья өчен минем әтием легенда иде, ул кинематографның алтын чоры вәкиле, һуманист, аның гаделек идеяләренә тугрылыгы барыбыз өчен дә үрнәк булырга тиеш", дигән Майкл Дуглас.

Кирк Дуглас 80гә якын фильмда уйнаган, алар арасында The Bad and the Beautiful ("Начар һәм Матур"), Paths of Glory ("Дан сукмаклары"), Seven Days in May ("Май аенда җиде көн"),Tough Guys ("Текә егетләр") фильмнары бар. Lust for Life ("Тормышка сусау") фильмында ул Винсент Ван Гогны уйный һәм бу роле өчен "Алтын глобус"ка лаек була. Иң танылган эшләренең берсе – Стенли Кубрикның "Спартак" фильмындагы роле. Кирк Дуглас ике тапкыр Оскар бүләгенә тәкъдим ителә. Бу бүләкне ул 1996 елда, кинематографта эшләү дәверендә ирешкән казанышлары өчен ала.

Кирк Дуглас (чын исеме - Иссур Даниелович) 1916 елда Нью-Йоркка Могилев тирәсеннән күчеп килгән яһүд мөһәҗирләре гаиләсендә туа.
1996 елда инсульт кичерә, шуннан соң кинода уйнамый башлый. Блог алып бара, дөньядагы иң өлкән яшьтәге блогер булып таныла.

XS
SM
MD
LG