Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия тышкы эшләр министрлыгы Сүриядә хәрби белгечләр һәлак булуын белдерде


Үлүчеләрнең саны һәм аларның ничек һәлак булуы турында мәгълүмат китерелми.

Гыйнварда Сүриянең Идлиб төбәгендә Русия һәм Төркиянең хәрби белгечләре террорчылар һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булды дип хәбәр итә Русия тышкы эшләр министрлыгы. Хәрби белгечләрнең Хәйәт Тәхрир әш Шам сугышчан төркеме белән бәрелештә һәлак булуы әйтелә. Үлүчеләрнең саны һәм аларның ничек һәлак булуы турында мәгълүмат китерелми.

Сүриядә ФСБ махсус үзәгенең дүрт хезмәткәре һәлак булуы хакында хәбәр февраль башында чыкты. Коммерсантъ хәбәр иткәнчә, шуларның берсенең - Тамбов өлкәсендә туып үскән лейтенант Всеволод Трофимовның үлемен ФСБ раслаган.

Сүриядә ФСБ хезмәткәрләре үлүе хакында Baza да язды. Аның мәгълүматына караганда, автомобильгә башта шартлаткыч тигән, аннары яраланган сугышчылар кораллы оппозиция көчләре кулына эләккән һәм аларны үтергәннәр. Baza боларны чыганагын күрсәтмичә яза.

Русия белгечләренең Суриядә һәлак булуы хакында ФСБ бинасында аларның фотолары һәм үлемнәре турында мәгълүмат аша билгеле булган иде. Conflict Intelligence Team тикшерү төркеме рәсемнәрдәге офицерларның ким дигәндә берничәсе чыннан да ФСБда хезмәт иткәнен раслаган. Ләкин бу кешеләрнең Сүриядә үлгәне хакында башка чыганаклардан мәгълүмат юк диелә.

3 февральдә кайбер Telegram каналларда Сүриядә ФСБ хәрбиләре үлеме турында хәбәр ителде. Дүрт офицер исеме китерелде, алар арасында Булат Әхмәтҗанов һәм Руслан Гыймадиев исемнәре дә бар.

XS
SM
MD
LG