Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уралдагы татар авылы әбиләре ИКЕА өчен мендәр тышлары теккән


Кече Торыш авылында яшәүче үзләре теккән мендәр тышлыгы белән (ИКЕА сайтыннан)
Кече Торыш авылында яшәүче үзләре теккән мендәр тышлыгы белән (ИКЕА сайтыннан)

Уралдагы татар авылында тегү цехын оештыруда һәм ИКЕА белән хезмәттәшлек итүдә социаль эшмәкәр Гүзәл Сәнҗапова шөгыльләнгән.

Екатеринбур шәһәреннән 200 чакрымдагы Кече Торыш татар авылы әбиләре ИКЕА кибете өчен мендәр тышлары һәм карта янчыклары теккән. Ширкәтнең сайтында әйтелгәнчә, "återställa" ("отерстэлла") дип аталган бу тупланма аерым бер миссия белән иҗат ителгән – ул Уралдагы ерак бер авыл кешеләренә үзләре яшәгән җирдә, туган йортларыннан чыгып китмичә акча эшләргә мөмкинлек бирә. Коллекцияне төзүдә ИКЕА ширкәтенең партнеры буларак социаль эшмәкәр Гүзәл Сәнҗапова катнашты диелә. ИКЕА өчен яңа коллекция эшләү кечкенә татар авылын яшәтүнең тагын бер ысулы.

"Оterställa" - швед теленнән “торгызу” дип тәрҗемә ителә. Коллекция "калдыксыз җитештерү" принцибы белән эшләнгән – мендәр тышын каегач артып калган тукыма кисәкләре карта янчыклары ясауга китә. ИКЕА вәкиле Наталья Бенеславская ширкәтнең социаль эшмәкәрләр белән теләп хезмәттәшлек итүен, бергәләп кешеләрнең тормышын яхшырта алуларына шат булуларын белдерә.

Тегүче остаханәсен авылдагы иске йортларның берсенә көйләгәннәр. Мендәр тышлары тегәргә әбиләр хәтта күрше авыллардан да җәяү килгән.

"Кибеттә Торыш авылы апалары теккән мендәр тышлары сатып алу искиткеч дулкынландыргыч. Безнең авыл кешеләрен 8 миллион кеше күрә алачак – бу аеруча зур горурлык тудыра", дип язган Гүзәл Сәнҗапова фейсбукта.

"Отерстэлла" коллекциясен 5 февральдә ИКЕА Мәскәүдәге Белая Дача кибетендә сатуга чыгарган.

2014 елда Гүзәл Сәнҗапова Мәскәүдән әтисенең үлеп барган туган авылына кайта һәм анда бал җитештерү эшен көйләп җибәрә. Беренче продукцияне чыгарырга акчаны ул краудфандинг ысулы белән җыя.

Екатеринбурда туып-үскән татар кызы Мәскәүгә 2006 елда укырга килгән булган. Берничә ел элек Гүзәл Cocco bello бренды астында күлмәк күбәләкләре (бабочка) тегә башлаган. Мәскәүдә Гүзәлнең берничә сату ноктасы бар иде һәм ул шактый танылган дизайнерлардан санала. 8 ел узгач, Гүзәл тагын бер бизнес-проектка нигез салды – ул Урал якларында табыла торган табигый балдан җиләкле крем ясап сата. Гүзәл һәм аның әтисе алып барган бу кәсеп чынлыкта акча хакына түгел, ә үлеп баручы татар авылында эш урыннары булдыру, авыл кешеләренең тормыш шартларын яхшыртуга хезмәт итә.

"Әтием Равилнең Урал якларында Кече Торыш авылында (Екатеринбурдан 200 чакрымда) умарталыгы бар. Авыл бетеп бара – анда нибары 20 генә йорт калган. Авылда бер генә урам, ул Габдулла Тукай исемен йөртә. Элек бу зур колхоз булган, ә бүген җимерек хәлдә. Әбием укыган мәктәп – түбәсе ишелгән бер иске бина. Якын тирәдә шундый кечкенә авыллар күп, ә халыкка эш бөтенләй юк. Кече Торышта 50 кеше яши. Монда минем әбием туган. Авыл кешеләренең бер өлеше – минем ерак туганнарым", дип сөйләгән иде Азатлыкка Гүзәл.

XS
SM
MD
LG