Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан кешеләре булган корабта коронавирус белән авыручылар саны 61гә җиткән


Diamond Princess корабы янында
Diamond Princess корабы янында

Япониядә Diamond Princess круиз корабында 61 авыру ачыкланган. Коронавирус корабка 80 яшьлек Кытай ватандашы белән килеп эләккән иде. Анда Казан кешеләре дә бар.

Сәфәр 20 гыйнвардан 4 февральгә кадәр дәвам итәргә тиеш була. 3 февральдә корабны туктатып, карантинга куялар. Башта анда 20 кешенең авыру йоктырганы ачыклана. Соңгы тикшерү нәтиҗәләре тагын 41 кешенең авырганын күрсәткән. Корабта барлыгы 2666 турист һәм меңнән артык экипаж вәкиле. Diamond Princess корабында 24 Русия ватандашы барлыгы әйтелә. Алар арасында Казаннан сәяхәткә киткән дүрт кешелек гаилә дә бар.

Кытайның сәламәтлек саклау дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, соңгы тәүлек эчендә яңа коронавирус йоктыручылар саны 3143кә артып, барлыгы 31161 кешегә җиткән. 73 кеше үлгән, эпидемия башыннан бирле үлүчеләр саны 636кә җиткән. Үлүчеләрнең күбесе (69 кеше) коронавирус чыганагы булган Үһән шәһәре урнашкан Хубэй төбәгендә.

XS
SM
MD
LG