Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе җитәкчесе итеп Валерий Липский билгеләнде


Валерий Липский (Тикшерү комитеты сайтыннан)

Валерий Липский моңа кадәр Башкортстан идарәсе башлыгы урынбасары булган.

Русия Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе башлыгы итеп Валерий Липский билгеләнде. Аны бу вазифага кую турында карарны Русия президенты Владимир Путин имзалаган. Липский әлеге вазифага биш елга куела.

Валерий Липский 2019 елның гыйнварында Тикшерү комитетының Башкортстан идарәсе җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнгән була.
Татарстан идарәсенең элеккеге җитәкчесе Павел Николаев бу вазифаны 2010 елдан бирле башкарды. 2018 елның декабрендә ул эшеннән китте. Аның вазифасын урынбасары Марат Зарипов үтәп килде.

Валерий Липский – юстиция полковнигы, 1977 елда Тамбов шәһәрендә туган.

2004-2019 елларда Мәскәү өлкәсендә Истра һәм Мытищи шәһәрләрендә аеруча әһәмиятле эшләр бүлеге җитәкчесе, тикшерү бүлеге җитәкчесе вазифаларында эшләгән.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG