Accessibility links

Кайнар хәбәр

Борынгы мәчетне торгызу өчен танылган архитектор Татарстаннан 49 млн сум акча сорый


Архитектор Александр Попов

Балык Бистәсе районы Олы Елга авылында сакланып калган борынгы агач мәчетне торгызу эшләре бәясе ике ярым тапкырга арткан.

Татарстанның мәдәни мирасны саклау комитеты вәкилләре танылган архитектор Александр Попов белән очрашкан. Алар Балык Бистәсе Олы Елга авылының 1879 елда салынган иске агач мәчетен торгызу эшләре барышы турында сөйләшкәннәр. Попов мәчетне сүтеп алып, аны яңарту өчен Вологда өлкәсендәге үзенең остаханәсенә алып киткән иде. Мәчетне торгызу 20 миллион сумга бәяләнде. Бу хәйрия акчасына башкарылачак диелде. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте таләп ителгән акчаның 10 миллионын күчергән.

Александр Попов мәчетне 2019 ел ахырында кире кайтарырга тиеш була. Ләкин 2019 елның декабрендә архитектор мәчетне торгызу эшен туктатуын хәбәр итә. Сәбәбе итеп акча җитмәүне атый. Татарстанның мәдәни мирасны саклау комитеты җитәкчесе Иван Гущин “Вечернаяя Казань”га сөйләгәнчә, архитектор Татарстанга яңа смета тәкъдим итә, анда мәчетне торгызу эшләре 49 миллион сумга бәяләнә.

Татарстанның мәдәни мирасны саклау комитеты утырышында Татарстан диния назәрәте вәкилләре Поповтан мәчет реставрациясе документлары белән таныштыруын сораган. “Мөфтият 10 миллион сумнан артык акча күчерде, бары 4 миллионлык кына хисап алды”, дип аңлата вәзгыятьне комитет вәкилләре.

Төзекләндерелә башланган мәчет, 2019 елның апреле
Төзекләндерелә башланган мәчет, 2019 елның апреле

Александр Попов Татарстан җитәкчелеген сүзендә тормауда, мәчетне торгызуны пиар өчен генә башлап җибәрүдә гаепли.

Мәчет белән бергә Александр Попов Кама тамагы районы Кляри авылында сакланып калган Михаил-Архангел чиркәвен дә сүтеп алып киткән иде. 1775 елгы бу бинаны торгызу эшләре дә әлегә алып барылмый дип хәбәр ителә.

Комитет утырышы нәтиҗәләре буенча бу мәсьәләне тикшерү өчен мәдәни мирасны саклау комитеты һәм Татарстанның казначылык департаменты, төзелеш министрлыгы, Диния нәзарәте һәм Казан епархиясе вәкилләреннән комиссия төзергә карарга киленгән. Февральдә Татарстан вәкилләре Вологда өлкәсенә барып, мәчет бинасының әзерлеген караячак.

фикерләр (5)

XS
SM
MD
LG