Accessibility links

Русия кораллы көчләре баш штабы башлыгы урынбасары Хәлил Арсланов кулга алынды


Хәлил Арсланов
Хәлил Арсланов

Генерал-полковник Хәлил Арслановны 6,7 млрд сум урлауда гаеплиләр. Акчаны ул дәүләт сатып алулары кагыйдәләрен бозу юлы белән урлаган диелә. 

Русия баш штабы башлыгы урынбасары, Русия хәрби көчләренең баш элемтә идарәсе җитәкчесе Хәлил Арсланов зур күләмдә акча урлауда гаепләнеп кулга алынды. Ул ике ай сак астында булачак. Коммерсант язганча, Арслановны хәрби контркүзәтү хезмәткәрләре кулга алган. Моңа кадәр Арслановның 6,7 млрд сум урлауда шикләнелүе хәбәр ителгән иде.

Арсланов бу акчаларны дәүләт сатып алулары кагыйдәләрен бозу юлы белән урлаган диелә. Шундый алымнарның берсе – Русия гаскәренә илнең үзендә чыккан заманча җиһазлар урынына Кытайда эшләнгән техника кайтарылган. Русиядә ул җиһазларның ярлыклары гына алыштырылган диелә. Арсланов гаепле булуын кире кага.

Шушы ук җинаять эше нигезендә “Воентелеком” оешмасының элеккеге җитәкчеләре, Русия саклану министрлыгының югары вазифаларда эшләүче офицерлары да гаепләнә. Аларның барысы да алдашуларда гаебен таныган һәм Арслановка каршы шаһитлек иткән. Соңрак аларның икесе сүзләрен кире алып, Арслановны нахакка гаепләгәнен таныган.

ТАСС элегрәк хәбәр иткәнчә, Арслановны полиграфта тикшергәннәр, һәм ул аның урларга нияте булмаганын күрсәткән. Арсланов үзе узган елның октябрендә тикшерү башланганнан бирле авырып эшендә булмаган, аннары ялга киткән, шушы көннәрдә эшкә чыгарга тиеш булган диелә.

Хәлил Арсланов (55 яшь) Ульян өлкәсенең Чынлы районы Кәшә (Елховое озеро) авылында туып үскән. 1981 елдан совет гаскәрендә. 2009 елдан Җир өсте гаскәрләре баш штабы башлыгы урынбасары. 2013 елдан Русия кораллы көчләре баш штабы башлыгы урынбасары, 2017 елдан генерал-полковник.

XS
SM
MD
LG