Украинаның мәдәният, яшьләр һәм спорт министрлыгы җитәкчесе Владимир Бородянский белдергәнчә, оккупацияләнгән җирләр өчен 1 марттан телеканал эшли башларга тиеш.
“Бүгенге көндә без бөтен медиа-төркемнәр белән сөйләшүләрне тәмамладык диярлек. Бу яңа канал аларга контент бирәчәк. Хәзер телевизион төркемнәр белән меморандумны килештерү белән шөгыльләнәбез”, дигән Бородянский Киевта матбугат очрашуы вакытында. Бу турыда "Интерфакс-Украина" яза.
Каналның атамасы якын көннәрдә расланачак, канал җитәкчесе вазифасына бәйге игълан ителде дигән ул.
2012 елның җәендә Украина президенты идарәсе дөньяга мәгълүмат тарата торган рус телле Украин каналы булдыру идеясын әйткән иде. Бу канал Донбасс һәм Кырымның басып алынган җирләрендә украин кешеләренең “аңнарын”, һәм Русия территориясендә русияләрнең “аңнарын” яулап алу өчен көрәшәчәк диелде.