Accessibility links

Казанда боралак казасында депутат Айрат Хәйруллин һәлак булды


Айрат Хәйруллин
Айрат Хәйруллин

Казан янында Bell-407 хосусый боралагы килеп төшеп, анда булган өч кешенең берсе – Русия думасы депутаты Айрат Хәйруллин үлгән.

Татарстаннан сайланган Русия думасы депутаты Айрат Хәйруллин боралагы Казан янында казага очраган. Аның белән булган ярдәмчесе Рәмис Газизов һәм пилот Җәүдәт Сөләйманов исән калган, алар хастаханәгә китерелгән.

Айрат Хәйруллин Левашеводан (Алексеевски районы) Матюшинога (Лаеш районы) очкан. Боралак якынча 28 чакрым ара узган һәм бозга килеп төшкән. Хәйруллин боралак астында калган дип яза медиа.

Хәйруллинга 49 яшь иде. Ул икътисадчы, мультимиллионер, эшмәкәр, IV, V, VI һәм VII чакырылыш Русия думасы депутаты, "Бердәм Русия" фракциясе һәм Думаның аграр сәясәт комитеты әгъзасы иде.

Татарстанда депутат булудан тыш, аны "Эдельвейс" кибетләр челтәре хуҗасы, "Кызыл Шәрык" сыра сату ширкәтен ачып җибәрүче һәм "Кызыл Шәрык" агрохолдингы җитәкчесе буларак беләләр. Соңрак Хәйруллин "Эдельвейс" һәм "Кызыл Шәрык" сыра ширкәтен сатты.

Forbes төзегән "Хакимият һәм акча" дип аталган еллык рейтингында Русиянең 100 иң бай түрәсе һәм депутатлары арасыннан Татарстаннан ул да бар иде. Элегрәк Дмитрий Гудков керемнәренең бер өлеше авыл хуҗалыгы ширкәтләреннән килүче Хәйруллинның ничек итеп 2007 елдан бирле думаның авыл хуҗалыгы мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары булып эшли алуына гаҗәпләнү белдергән иде.

Русия думасы спикеры Вячеслав Володин бүгенге кайгы уртаклашуда: "Ул Казан шәһәре шурасы депутатыннан, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, ә аннары Дума депутаты дәрәҗәсенә җитте. 2003 елдан бирле Думада Татарстан сайлаучылары мәнфәгатьләрен яклап килде. Ун ел Сөт җитештерүчеләр берлеген җитәкләде. Бүген ул үз төбәгендә эш белән йөри иде", диде.

8 февраль Казанда Айрат Хәйруллин белән хушлашу чарасы узды.

2017 елда Равил Җиһаншин киявенеке дип саналган Bell-407 боралагы начар һава шартлары сәбәпле Зөя тау чаңгысы комплексы янында килеп төшкән иде. Очучы һәлак булды.

  • Bell-407 җиңел универсаль боралаклар классына карый. Аны Американың Bell Helicopter Textro ширкәте җитештерә. Боралакны гадәттә полиция, коткаручылар һәм башка хезмәтләр куллана.
XS
SM
MD
LG