Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таиландта атышта корбаннар саны 26га җиткән, ут ачучы үтерелгән


Джакрапант Томма
Джакрапант Томма

Атыш нәтиҗәсендә 60тан артык кеше зыян күргән.

Полиция Таиландның төньяк-көнчыгышында Накхонратчасим шәһәрендә атыш оештырган хәрбине атып үтергән. Бу хакта Reuters агентлыгы илнең иминлек көчләрендәге чыганакларга сылтанып хәбәр итте. Атыш нәтиҗәсендә үлүчеләр саны 26га җиткән.

Һөҗүмче сәүдә үзәгендә үтерелгән, анда ул тоткыннарны тотып торган. Сигез кеше азат ителгән, кайберләре яраланган.

The Bangkok Post газеты хәбәр иткәнчә, атыш вакытында полициянең тагын өч хезмәткәре зыян күргән.

Thai PBS телеканалы мәгълүматына күрә, атыш нәтиҗәсендә 63 кеше зыян күргән. Аларның 13е җирле хастаханәгә китерелгән.

Таиланд премьер-министры Прают Чан-Оча бу хәрби йортын сату проблемалары аркасында ут ачкан дип белдерде.

Шимбә көнне армиясенең бер хәрбие башкала Бангкоктан 250 чакрым ераклыкта урнашкан Накхонратчасим шәһәрендә башта будда гыйбадәтханәсендә, аннары сәүдә үзәге янында үтеп баручыларга ут ачты дип хәбәр итте "Хау сот" газеты. Моңа кадәр ул өч офицерны атып үтереп хәрби машинаны куып алып киткән.

Шикләнелүче Джакрапант Томма үз гамәлләрен фейсбукта күрсәтеп барган. Хәзер аның фейсбук хисабы блокланды.

Полиция белдерүенчә, шикләнелүче сәүдә үзәгенең дүртенче катында 16 кешене тотык итеп алган.

Бинага махсус көчләр китерелгән. Сәүдә үзәге полиция тарафыннан әйләндереп алынган, районда хәрәкәт ябылган.

XS
SM
MD
LG